Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кышкы талпыну

Шигъри тәлгәшләр

Һәр бөртеге – бер могҗиза,
Кар – кышның бүләге.
Гел булмый бит бу гүзәллек,
Саклансын теләгәне.
Балкый, җиде төскә кереп,
Кышның ак сәйләннәре.
Күңелең булса йомшак,
Башларың әйләнмәле.
Җаным урала акка,
Ялгызым калган чакта.
Ташланам кар көртләренә,
Кайткандай балачакка.
Сез ничектер, ә мин менә
Кара, диялмыйм акны.
Күпләренә үрнәк аның
Күләгәсенә чаклы.
Дәшә ап-ак офыкларга
Ак юлдан ак уйларым.
Кайтам кышын көн дә бер кат
Урап инеш буйларын.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев