Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кышкы салкын

Шигырь

Бигрәк салкын бүген көне,
Чеметтерә битләрне.
Кышкы салкын өйләренә
Куып кертә күпләрне.
Салкын, диеп зарланабыз,
Кышлар шулай буладыр.
Ишек алды, урамнар да
Карлар белән туладыр.
Җәйләр түгел бездә хәзер,
Кыш хакимлек итәдер.
Иртән торсаң, сукмакларны
Буран күмеп китәдер.
Һәр фасылның үзенә хас,
Билгеләре буладыр.
Һәр матурлык күңелебезгә
Назлар булып туладыр.
Нәфисә Баязитова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев