Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кышкы бакча

шигырь

Эзләсәм дә, эз күрмәдем,

Кар астында ызан да,

Охшамаган бу тирәдән

Күптән кеше узганга.

Бикле тимер капкасы,

Бакчада – кар япмасы.

Ап-ачыктыр хуҗасының,

Эзләп, җимеш тапмасы.

Көн җылыткан, тамчы тама,

Кулларыма алам кар.

Бакчаның бер почмагында –

Кызыл энҗе баланнар.

Йокысының тәмле чагы:

Бакча йоклый, бакча буш.

Балан белән миләш чүпли

Бары бер пар кызылтүш.

Хозурланып тирә-якка,

Карап торгач чак кына,

Куркытмыйча кунакларны,

Китеп бардым сак кына.

Рифкат Имаев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев