Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кызу мунча

Үзебезнең бакчада бәрәңге утырткач, Марсель абыйларга ярдәмгә киттек. Бер-ике сәгатьтә алар бакчасын да утыртып бетердек. Аннан абый мунчага чакырды. - Мунча бик кызу, мичен сүтеп, яңаны чыгардым, су савытын да яңарттым. Май аеның шифалы себеркесе белән чабынырсыз, әле кичә генә урманнан җыеп кайттым, - ди. Васил абый белән икәү аны...

Үзебезнең бакчада бәрәңге утырткач, Марсель абыйларга ярдәмгә киттек. Бер-ике сәгатьтә алар бакчасын да утыртып бетердек. Аннан абый мунчага чакырды.
- Мунча бик кызу, мичен сүтеп, яңаны чыгардым, су савытын да яңарттым. Май аеның шифалы себеркесе белән чабынырсыз, әле кичә генә урманнан җыеп кайттым, - ди.
Васил абый белән икәү аны бүлдерми тыңлыйбыз. Ярар, җыенып киттек Марсель абый мактаган кызу мунчага. Барып керсәк, мунча чүт кенә җылымса. Васил абый аптырап калмады, тазга су салды да, ләүкәгә менеп утырды, ни әйтсәң дә, анда җылырак. Марсель абый бер чүмеч кайнар суны мунча ташына сибеп җибәрде. «Чыж» дигән тавыш, аннан, таш өстеннән әз генә пар күтәрелеп китте.
Хуҗа хатынын сүгеп алды:
- Хатын-кызга ышансаң шул инде ул, әйттем, югыйсә, берәр кочак утын алып кереп өстәрсең дип, өстәмәгән күрәсең...
Сүзсез генә юына башладык. Чабынмасак та, тузанны юып төшердек. Васил абый тәрәзә төбеннән сабын алып бирүемне сорый. Мин, сөйләшә-сөйләшә, тәрәзәгә кулымны суздым. Кулым, тәрәзә пыяласына тими, тышкы якка чыгып китте. Нәрсә бу: әллә тәрәзә ачык, әллә ул бөтенләй юк? Пәрдәне ачсак, ни күрик: тәрәзә юк!
Моны күреп, Марсель абый:
- Вәйт баш! Мич сүткәндә алган идем, куярга онытканмын инде. Хәзер төзәтәбез хатаны, - дип, тиз генә тәрәзәне куеп керде.
Васил абый, шуннан да кызык табып:
- Мультфильм, мать якасына, - дип, көлә-көлә, юынуын дәвам итте.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев