Туган як

Кыен хәл

«Якты юл» газетасы редакциясендә кыен хәл килеп туды: авыл хуҗалыгы бүлегенең буш торган корреспондент штатына журналист кирәк. Дөрес, шәһәр җирендә андый каләм иясен табу кош тотуга тиң. Газетага берничә мәртәбә белдерү биргәннән соң, редакция бусагасын таптаучылар саны ишәйде. Хәлнең асылына төшенеп, задание алгач, кайберләре бу эшне булдыра алмаслыгын аңлап, дәшми-тынмый...

«Якты юл» газетасы редакциясендә кыен хәл килеп туды: авыл хуҗалыгы бүлегенең буш торган корреспондент штатына журналист кирәк. Дөрес, шәһәр җирендә андый каләм иясен табу кош тотуга тиң. Газетага берничә мәртәбә белдерү биргәннән соң, редакция бусагасын таптаучылар саны ишәйде. Хәлнең асылына төшенеп, задание алгач, кайберләре бу эшне булдыра алмаслыгын аңлап, дәшми-тынмый гына чыгып китү ягын карый. Икенчеләре исә, ай күрде, кояш алды, дигәндәй, күренеп кенә китә дә, эзсез югала.
Шулай да, Хәйри дигән берәүне алдылар алуын, әмма ул шагыйрь булып чыкты. Гәҗит кешесе түгеллеге әллә каян сизелеп тора. Иртән кеше белән эшкә килә, ә аннан каядыр чыгып югала. Аптырагач, шәһәр эчке бүлегенә хәбәр салдылар. Таптылар тегене. Чулман буенда туачак шигыренә илһам эзләп йөри икән. Орып бирә ул синең оператив, актуаль, көн кадагына суга торган язмалар кирәген. Әнә бит, айдан артык вакыт үтте, гәҗит өчен ник бер кыл кыймылдатсын?!
Беркөнне шефның уң кулы булып исәпләнгән Хөршидә сеңдерерлек итеп әйтте үзенә. Шуннан бүтән күренмәде Хәйри.
Ә менә Сәмигулла ди-гәннәре ишекне алай шакып-нитеп тормады, тезе белән генә ачып, бүлмә эченә үтте. Аягында тирән эчле әбиләр кәлүше, өстендә сыер тизәгенә катып беткән халат, йөзен сакал-мыек баскан, батырып кигән картузы астыннан җирән чәче тырпаеп тора. Авызы эчкә баткан. Илле яшьләр тирәсе булыр үзенә.
Хәл-әхвәл сорашып тормады, түргә үтеп, шеф каршысына ук килеп утырды. Салкын тир бәреп чыккан почык борыны очына ук төшкән күзлеген чәнчә бармагы белән төзәтеп куйды һәм ашыкмыйча гына кесәсеннән затлы сигарет кабы чыгарды.
- Төтенләргә теләгең булса, тартынып торма, үрел, - ди бу.
- Рәхмәт, тартмыйм, - ди шеф. - Һәм сезгә дә киңәш итмәс идем. Агу ич ул!
Сәмигулланың чал кергән чәчләре сирәгәйсә дә, тип-тигез эре тешләре әле үзенеке. Шул байлыкны күрегез әле, дигәндәй, берничә мәртәбә елмаеп алды. Ә аннан:
- Белдерү буенча килдем, - дип сүз башлады ул. - Район хуҗалыкларының берсендә ферма мөдире булып эшлим. Сезнең авыл хуҗалыгы бүлегенә җитәкче кирәк дип ишеттем. Туйдырды авыл тормышы. Өйне сатып, шәһәргә күчәргә исәп. Как рас миңа кулай эш тә бар икән.
Сүзгә беренче булып редакторның уң кулы булган Хөршидә кушылды.
- Язу ягы ничегрәк соң?
Сәмигулла тишәрдәй карашлы күзләрен бүлмәдә утыручыларга төбәп алды да:
- Фермадагы бөтен исәп-хисапны, кәгазь эшләрен абзагыз алып бара, беләсегез килсә. Ул авыл хуҗалыгы дигән бүлектә ничә кеше эшли соң?
- Мөдир дә, корреспондент.
Сәмигулла кеткелдәп көлеп җибәрде.
- Фермада утызлап кеше белән җитәкчелек итәм мин, беләсегез килсә, бер корреспондент кына минем өчен чи-пу-ха!
Шулчак сакал-мыек арасыннан ирене дә күренмәс әзмәвер гәүдәле шеф сүз катты:
- Безгә бит яза торган, гәҗит чыгарырдай журналист кирәк. Сезгә, иптәш, бездә андый кулай эш юк шул, - диде шеф, ияген йодрыгына сыйдырырлык итеп кыскач.
Ниһаять, уртак бер фикергә киленде. Кызарынган-бүртенгән мөдир, эчендәге булган үпкәсен ихтыяр көче белән бастырыклап, йөзенә ай елмаюына охшаш җыерчыклар чыгарып, саубуллашмыйча да чыгып китте. Бүлмә эче тынып калды...
Шеф урыныннан торып, әрле-бирле йөренеп алды да, кабат урындыгына килеп кунаклады. «Әйе, хәзерге заманда редакциягә авыл хуҗалыгы хәбәрчесе табуга караганда, авыл хуҗалыгына инвестор табу күпкә җиңелрәк шул», - дип үзалдына сөйләнде ул.
Федор ЕРМАКОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: