Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Куян сату вакыйгасы

Кайсы хайванының башына килгәндер, буй җиткән кызыма декоратив куян бүләк итәргә. Белсәм, кирәген бирер идем... Аның шул куян гына асрыйсы калды. Моңа кадәр өйгә алып кайткан ташбакасы көне-төне кыштырдап йөреп җанга тиюе, беләк буе күсесенең без йоклагач өстән йөреп, шырыйлап акыртуы гына җитмәгән иде...

Кызымда партизаннар батырлыгы бар - күпме кыстасам да әйтмәде кем икәнен. Ә куянны тәрбияләү минем өскә өелеп калды. Попугай, мәче янына шушы куян гына җитми иде. Квартирыбызны зоопарк итәргә җыеналармы? Песи минеке, попугай – хәләл җефетемнеке. Кызым гына хайвансыз тормас шул инде... 
Ә куян шактый көйсез нәрсә икән. Читлектә генә тормый, чыгып квартирда йөрергә кирәк аңа. Квартирның һәр почмагында бәвеле белән тамга салырга кирәк. Песием аннан курка нигәдер. Тотып ашамасын дигән идем, үзе почмакта посып утыра. Бәлки югалыр, дигән өмет белән сезон ачылуга бакчага алып барган идем, юк бит, каядыр йөри дә, читлеге янына килеп утыра. Кеше акыллары бар үзендә...
Кызымның авылга киткәнен көтеп кенә тордым да, куянны фотосы белән «Авито»га сатарга куйдым. Бәхетем бар икән әле, куйган көнне үк бер ир шалтыратты, куянымны сатып алырга ризалыгын белдереп, телефоныма акчасын күчереп тә куйган. Тик бер шарты бар икән, әлегә командировкада, куянны бер атнадан гына килеп алачак. Ярар, ярты ел түзгәнне тагын бер атна гына түзәрмен әле.
Ә берничә көн үтүгә бер котырган тавышлы хатын телефоныма шалтыратып, акрырырга тотынмасынмы?  Хәтта мин дә мондый тавыш белән акыра алмыйм. Базар янында тезелеп торучы исерекбашлар да мондый сүгенү сүзләрен белеп бетермиләрдер. Ярты сәгать тегенең акырганын тыңлап тордым, берни аңламадым. Ну шулай да үземнең куян түгел, ана эт икәнемә бераз төшендем кебек. Телефон номерымны каян тапкан да, нигә миңа шалтырата икән–тәки аңламадым. Минем «Сез кем соң?» дигән сүзләрем котырган су ташкынындагы йомычка кебек кенә булды.
...Эшнең нәрсәдә икәне теге ир кабат шалтыратып, гафу үтенгәч кенә  аңлашылды. Бу тиле нәмәрсә аның хатыны икән. Минем исемем барыбер бернәрсә дә аңлатмас дип, телефонымны «Зайка» дип беркеткән булган хәләл җефете. Ә көнче хатынына шул җитә калган, мине иренең сөяркәсе дип уйлап, акырыпмы-акыра.
Хәзер инде аңышкач, аңлашкач, хатын да гафу үтенде. Хәтта торт бүләк итмәкче булды. Килсен әле тортын күтәреп, точно кирәген бирәчәкмен, теге, кинолардагы кебек тортын башына тондырмасаммы?..
Ярый әле, ире килеп куянны алып китәргә өлгерде. Бергә килгән булсалар «Куликово сугышы» шаһите буласы иде.
Энҗе ГАЛИЕВА. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев