Туган як

Кушаматын белмәсәң...

Авылда рәхәт, халык бер-берсен белә, алай гына да түгел кушамат та тагып куя. Үзара сөйләшкәндә авызыңны чамалап ачмасаң, көт тә тор - хәзер кушамат тагып куялар үзеңә. Берәр чит авылда нинди дә булса танышыгыз булса, аның хәлен белергә барганда кушаматын да сорарга онытмагыз. Чөнки андый исемнәр берничә булса, уңайсыз хәлдә...

Авылда рәхәт, халык бер-берсен белә, алай гына да түгел кушамат та тагып куя. Үзара сөйләшкәндә авызыңны чамалап ачмасаң, көт тә тор - хәзер кушамат тагып куялар үзеңә.
Берәр чит авылда нинди дә булса танышыгыз булса, аның хәлен белергә барганда кушаматын да сорарга онытмагыз. Чөнки андый исемнәр берничә булса, уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Үземнән беләм, институтны тәмамлап берничә ел үткәч, якын дус кызымның хәлен белергә дип, авылларына барган идем. Анда Илгизә исемле хатыннар берничә булып чыкты. Мин урамда очраган иң беренче кешедән: «Илгизәләр кайда яши?» - дип сорагач, ул да кайсысы дип төпченеп тормады, юл күрсәтеп җибәрде. Мин, беркатлы дивана, күрсәтелгән өйгә барып кергәндә, ир белән хатынның пыр туздырып сугышып яткан вакыты иде. Кайнар кулдан миңа да чак кына эләкми калды шул чакта. Баксаң, бу Илгизәнең ире «уҗымга йөрергә» ярата һәм әледән-әле мондый «разборка»лар булып тора, икән. Моны миңа соңрак иптәш кызым сөйләде. Ә теге хатын күп сорашып тормый гына, «әнә тагын бер себеркең сине эзләп килгән» дип, минем якка да бер утын пүләне очырганда, «бетүем шушы икән» дип кенә уйлый алдым. Ярый, вакытында капканы ябып, тиз генә таярга баш эшләде. Авызымны ачып торсам, эшләр хөрти иде.
Һәр авылда була торган әтәч, тавык, куян, торна, төлке кушаматлары кызык түгел, үзенә генә хас булган сәер кушаматлар бар - вәт алары кызык! Авылның тел байлыгын, халкының юморга байлыгын тикшерәсең килсә - халкының кушаматларын тикшер.
Әйтсәм әйтим инде, Татарстанның бер генә авылы да кушаматлар ягыннан безнең авыл белән ярыша алмый. Безнең авылда ул һәр кешедә икешәр-өчәр. Ә менә күпме генә кыстасагыз да, авылның исемен дә районын да әйтмәячәкмен. Чөнки Түбән Камада авылдашлар шактый. Кайберләре үз нәселе кушаматларын яратып бетермәскә дә мөмкин. Тагын шунысы да бар: безнең авылда гына уникаль кушаматлар, кайберләренең кайдан килеп чыкканын да белеп булмый. Ә кайберләре, гомумән, импортный! Сезнең авылда «Шварц» кушаматы бармы? Аны кемгә кушканнар дип уйлыйсыз? Белмәдегез шул, олы борынлы бер түти йөртә ул кушаматны. Әйтик, авылдашыңнан сыер, сарык, я булмаса башка хайван сатып аласың икән, ул инде, әлбәттә, элекке хуҗасының кушаматын ияртеп килә. Бу уңайдан тагын бер очрак искә төште. Үзебезнең мәчебез үлеп, өйдә тычканнар өстәл өстендә йөгерешеп йөри башлагач, әбием песи баласы күтәреп кайтты. Алда әйткәнемчә, песинең кушаматы Мурзик та, Мырау да түгел, ә хуҗасыныкы булды. Ул шул кушамат белән бездә 15 ел яшәде. Бервакыт ул агайның кызы йомыш белән безгә керде, нишлисең - ияләнелгән, песинең кушаматы авыздан чыгып китте. Ярый әле, теге апа үпкәләмәде, көлеп кенә куйды.
Әйе, кайбер кешеләр үз кушаматларына җиңел карасалар, кайберләре ачулана, үпкәли шул. Югыйсә, ачуланып та, көлеп тә әйтелми ул кушаматлар - бары күнегелгән гадәт кенә. Ни дип әйтим, минем дә кушамат бар, тик мин аңа үпкәләмим. Әйтә бирсеннәр. Ә сезгә кушамат таксалар һәм шуның белән дәшсәләр, ачуыгыз килерме соң?
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: