Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Курыкканга куш, койрыгы белән биш...

Бу мин сөйләячәк очракны кайберләрегезнең ишеткәне дә бардыр, тик иң дөресе – мин язганча. Чөнки төп герой минем танышымның танышы. Димәк, мин хаклы булып чыгам.

Ә эш болай була. Танышымның танышы – Резедә исемле ханыммы, туташмы шәһәрдәшенә кияүгә чыга. Кияү балакай үзе болай ничава гына күренсә дә, әле бер җирдә дә эшләми икән. Аны да аңларга була. Хатын-кыз гына ул, югары белемле булса да, идән дә юа, базарда да сату итә.  Ә ирләр дипломын кочаклап өйдә ач утырса утыра, тик урам себерүче булып эшкә урнашмый. Бу кечкенә шәһәрдә яхшы эш табу бик авыр. Әгәр арттан этүче «йонлы кул» юк икән, яхшы эш урынына өмет итәсе дә түгел.
Шунлыктан, болар мондагы квартирларын сатып, эш табарга җайлы булган (ир кеше ниндидер сирәк белгеч бугай), үзләреннән шактый ерак булса да, зуррак һәм эш табарга мөмкинлек күбрәк булган шәһәргә юл тоталар.
Эш тиз табыла, ә менә квартир мәсьәләсе алай ук түгел. Таныш булмаган җирдә алданасы килми бит, болар да риэлторларны кыяфәте ышанычлырак булсын дип эзлиләр. «Тырышкан табар» дигәндәй, яшь булса да, ышанычлы кебек тоелган берсе белән килешү төзиләр. Риэлтор егет чынлап та үз эшенең остасы була, икенче көнне үк ирне квартир карарга алып чыгып китә.
...Шәһәр уртасындагы өч бүлмәле гади генә квартир. Ремонты уртача булса да, чиста гына күренә. Тик бүлмәләрне карыйм дип, берсенең ишеген ачса – караватта бер ир хәрәкәтсез ята. Бүлмә тынчу, әллә нинди сасы ис килә. Әллә вафатына да көннәр узган, өстендә бер күсе йөгергәли. Кунаклардан да курыкмый ичмасам. Тын алырга да куркып, автомат рәвештә генә икенче бүлмәне караса – монысында да шулай ук тынсыз-авазсыз бер хатын ята. Бичараны күмәргә әзерләгәннәр бугай: өстендә ап-ак озын күлмәк, куллары күкрәгенә куелган. Монысының өстендә берничә чебен безелди. Боларны күрүгә, ир каушап төшә. Курыкмассың, әле мәетләр дә күмелмәгән, ә инде квартирны саталар! «Кара риэлторлар тозагына эләктем. Болардан котылу юлын табарга кирәк», – дип өченче бүлмәне карап та тормый, чыгып кача. Белмәссең, анысында да берәр мәет ятса, яки башыңа балта белән утыртсалар? Таныш булмаган шәһәрдә гәүдәңне эт белән эзләсәләр дә таба алмаслар.
Ир кеше  куркудан адашып, биш-алты сәгать үткәч кенә өйгә кайтып егыла. Күргәннәрен хатынына бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәтә. Тик хатын-кыз – практик, квартир яхшы булса, ул мәетләрне күмгәнне генә көтәргә риза. Аннан, ир-ат дип аталсалар да, ирләр хатын-кызга караганда күпкә куркак. Ә хатын-кызның ачуын китерсәңме!? Арысландай ир-егетне дә җиңә ул. Бу очракта да ир өйдә утырып кала, ә риэлтор белән очрашуга хатын үзе китә.
Чынлыкта болай була. Ире дә, хатыны да заводта эшлиләр. Балалары янына күчеп китәргә ниятләп, квартирларын сатарга куялар. Безнең танышларның квартирны никадәр тизрәк алу нияте булса, боларда – шулкадәр үк тизрәк сату.  Ә риэлторга тизрәк акча кертү. Менә шуңа да инде ул хуҗаларның рөхсәте белән, билгеле, квартир карарга теләүчеләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алып килә. Резедәнең ире килгән көнне хуҗалар икесе дә төнге сменадан кайтып, арып-талып йокларга яткан булалар. Ә төнлә эшләп кайтучылар белә: йокың килсә, өстеңдә күсе түгел, куян йөрсә дә йоклыйсың...
Кабат аңлашкач-килешкәч, квартирны сату-алу турында килешү төзеп, яшьләр квартирлы була.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев