Туган як

Куркыныч чир

Шәһәргә йомыш белән барган Җәүдәт икенче көнне авылга йогышлы авыру эләктереп кайтты.

Начар чирләр турында интернет аша тирән белем туплаган күршесе моның дөреслеген аңа беренче карауда ук әйтеп бирде:
– Чыраең кызыл таплар белән капланган, йогышлы бик әшәке нәрсә бу. Элек чит илләрдә бу авырудан халык шәһәре –авылы белән кырылган. Сиңа да шул эләккәнгә ошаган, кайда йөрдең, кемнән эләктердең? Куркытмыйм, иң начарына әзерлән, – дип, ирнең күңеленә коткы салып ташлады. Бу сүзләрне ишетүгә Җәүдәтнең коты алынып, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты.
– Баҗай белән шәһәр ресторанында сыйланганда, безнең белән рәттән кара тәнле чит ил кешеләре утырды, – дигән булып, ул бу чирнең каян килеп эләгү сәбәбен эзләргә тырышып карады. Шулчакны колагын сагайтып янында басып торган хәләл җефете Гөлүсә:
– Алар янында нигыр хатыннары да булгандыр, шулаймы?! – дип чәчрәп чыгып, иренең йөрәген бөтенләй тетеп ташлады. Үзенә каты чир эләгүенә тәмам ышанып беткән Җәүдәт, ыңгырашып, түрдәге караватка таба үрмәли башлауга, Гөлүсә:
– Синең урының башка җирдә хәзер, – дип, ирен бу ниятеннән кире кайтарып, аны салкын верандага куып чыгарды. Дуслары белән күңел ачып, соңарып кайтканда ул һәрчак шулай эшләде.
– Нәрсә булды бу? Ник миңа эләкте? – дип борчылудан, начар төшләр күргән Җәүдәт, төне буе с ташып чыкты. Иртән ул гаиләсен үз янына чакырып китерде һәм түшендәге кесәсеннән төргәге белән акча суырып чыгарды:
– Яңа машинага җыя башлаган идем, булмастыр ахры, мә, улым, ноутбук алырсың, монысы, кызым, сиңа смартфонга, – дип, Җәүдәт балаларына акча сузды. Бераз уйлап торгач, якында торучы хәләл җефетен исенә төшереп:
– Өс-башыңны алыштыр, үзеңә кыйбатрак берәр нәрсә ал, – дигән сүзләр белән, күзләре яшьләнә башлаган ир, акчаның шактый өлешен хәләленә тоттырды. Калганын, алай-болай кирәге чыкса дип, мендәр астына салып куйды. Шәһәрдән аның йогышлы чир эләктереп кайтуы турындагы хәбәр инде авыл буйлап таралып өлгергән иде. Иң беренчеләрдән булып:
– Кайдан эләктергәнен сорадыңмы? Күпме ялынса да, берүк янына бара күрмә. Миңа акча тиешле идең, безгә килә күрмә, – дип, Гөлүсәнең дус хатыны шалтыратты. Күршедә бергә мунча җиткереп йөргән Рафинадка тикле артык якынаюдан куркып, койма аша гына:
– Иреңнең йогышлы авыру эләктереп кайтуын ишеттем, борынга маска элеп, бура бурап булмый, чир таратып йөрмәсен монда, – дип кычкырды.
Ачык тәрәзә аша боларны ишеткән Җәүдәт тагын да ныграк ыңгырашып, кайвакыт саташкалый да башлады. Иренең хәле начарлана башлавын сизеп өлгергән хатыны:
– Бетүең шушы бугай, әйтәсе серләреңне әйтеп бетердеңме, тагын берәр җирдә яшергән акчаң калмадымы? Үз акылыңда булганда шунысын да әйтеп кал, мине очратканчы башкалар янына йөрдеңме, читтә бүтән җанашларың юкмы? – дип, сорау артыннан сорау яудырырга ашыкты. Шабыр тиргә баткан Җәүдәт, хәлем чыннан да авырайды ахры дигән уйдан, үзе дә сизмәстән:
– Сиңа хәтле берәү генә, анысы да өйләнгәнче булды, – дип, әйтеп ташлады. Дәшмәсә, яхшырак буласы иде, аның бу гаебе өчен хәләле иренең кабыргасына берничә мәртәбә төрткәләп алды. Кичкә таба :
– Ресторанда закускага ананаслы салат алып кылангач, өйдә иремнең чырае тимгел-тимгел булып кызарып чыкты. Бәрәңгедән башка ризык күргән кешеме алар?! Куркытты, аның кредитын кем түләсен ди... Ярый таныш врачым моның аллергия галәмәте булуын әйтеп тынычландырды. Синеке ничек анда? – дип, сотовыйдан Гөлүсәнең шәһәрдәге сеңлесе кызыксынды.
Бу хәбәрне ишетеп бераз җанланып киткән хатын кабат караватта яткан Җәүдәткә карап куйды:
– Димәк, пычагым да юк, бернинди куркыныч чир янамый, кыйбатлы салат ашавы ярамаган, шул иремнең чыраена бәреп чыккан. Әйтергәме аңа бу турыда? Юк, әйтмәсәң яхшырак булыр. Элек кылган гаепләрен дә танып бетермәде кебек, үлә-нитә калсам кирәге чыгар дип калдырган акчасын да бирмәде. Ярар, куркыныч чир эләктерүенә ышана бирсен, күндәм ирне тыңлатуы җиңелрәк ул.
Шулчакны Гөлүсә беренче тапкыр урын өстендә чирләп ятучы иренә карап шатлык хисе кичерде. Алга таба Җәүдәт андый куркыныч чир эләктерерме-юкмы, анысы караңгы. Мондый очрак тагын булырмы, кем белгән аны?! Ярар, ятамы, ята, ашыгыр җире юк, ятсын әйдә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: