Туган як

Куркыныч чир

Елына берничә тапкыр Сәмигулла биле сызлаудан интегеп иза чигә. Шунысы гаҗәп: бу чир аңа, нишләптер, һәрчак бәрәңге алу яки печән әзерләү кебек эшләр башкарганда һөҗүм итә. Бүген шул ук хәл, хатыны Зарифа белән ике-өч бәрәңге төбе казырга өлгермәде: «Чукынды, билем кузгалды, тагын сиңа кала инде», - дип, ике буразна арасына...

Елына берничә тапкыр Сәмигулла биле сызлаудан интегеп иза чигә. Шунысы гаҗәп: бу чир аңа, нишләптер, һәрчак бәрәңге алу яки печән әзерләү кебек эшләр башкарганда һөҗүм итә. Бүген шул ук хәл, хатыны Зарифа белән ике-өч бәрәңге төбе казырга өлгермәде: «Чукынды, билем кузгалды, тагын сиңа кала инде», - дип, ике буразна арасына чүгәләде. Иренең болай чирләвеннән борчуга сабышкан Зарифа, эшен ташлап, аны тиз арада йортка кертеп караватка салды. Андый чакта ул иренең авырткан төшен елан мае белән ышкый, әмма табибларга бик үк ышанып бетмәгән Сәмигулланың бу очрак өчен үзе ясаган даруы бар. Аның уйлавынча, ярты кило юкә балын ярты литр чиста спиртка салып эретеп, шуңа берничә нарат күркәсе өстәп болгатсаң, шуннан да файдалырак дару юк инде. Бу юлы ул нәкъ шулай эшләде. Ярты стакан сихәтле төнәтмә эчеп җибәрде дә, бил авыртуын онытып, гырлап йокыга талды.
Бу вакытта аның хәләл җефете Зарифа ялгыз башы бәрәңге алып интегә иде. Моны койма аша күзәтеп торган күршесе Ногман: «Нәрсә, күрше, бу юлы да үзеңә калдымы?» - дип, дәшми кала алмады. «Әйе, тегенең тагы биле кузгалды, заразы», - дип, ачуыннан йөзен чыткан Зарифа дык итеп кулындагы көрәген җиргә кадады.
Ногман үз эшләре белән авыл урамы буйлап барганда каршысына авылның иң әрем телле гайбәтчесе Гөлчирә очрады. Бу хатынның берәрсен очратканда чәнечкеле сүз ычкындырмаса, җаны тыныч түгел иде. «Ну, ничек, Ногман, ялгыз яшәве күңеллеме?» - дип, төрттереп куйды ул бу юлы да. Ничек кенә моның авызын томаларга дип баш ваткан Ногман, үзе дә сизмәстән: «Ничек кенә күңелле, ялгыз түгел мин хәзер, ире эшләтеп үтергәнче Зарифаны алып кайттым», - дип, әйткәнен сизми дә калды. Җитмәсә: «Бар йөгер, Гөлчирә, тарат бу хәбәрне», - дип тә өстәде. Әмма Гөлчирә аның соңгы сүзләрен тыңлап та тормыйча, акны-караны күрми, зыр-зыр килеп кибет ягына ыргылды. Авылның бердәнбер кибете янында һәрвакыт бәяләр үсешен тикшереп, яңалыклар белән бүлешүче өч-дүрт хатын дежур тора. Соңгы яңалыктан сулышы капкан Гөлчирә хатыннарга юньләп сөйләргә дә өлгермәде, Ногманның Зарифа белән бергә кушылуы турындагы гайбәт авыл буйлап тарала башлаган иде.
Иртән Сәмигулла йорт эчендәге сәер тынлыктан уянып китте. Плитәдә берни чыжылдамый, савыт-саба тавышы ишетелми. «Нәрсә бу, кая олаккан?» -дип уйлап, ул хатынын эзләргә ишегалдына чыкты. Ялгызы гына бәрәңге аладыр дип лапас артына күз төшерде, Зарифа күренмәде. Мунча тирәсендә дә юк, тавык-чебеш янында да күренми, димәк, берәрсе белән лыгырдап тора, дигән шик белән Сәмигулла капка ачып урам якка чыкты. Тик анда ялгызы гына каядыр ашыгучы Гөлчирәдән башка берәү дә күренмәде. Ир берәр начар нәрсә ишеткәнче тизрәк качыйм әле, дигән уй белән капкасына борылды. «Тукта, Сәмыйк, качма! -дип, Гөлчирә бөтен урамга чәрелдәде.
- Эшләтеп интектердең хатыныңны, оятың качкан нәмәрсә. Ярар, сине дә акылга утыртучы табылды кебек. Бил сызлавы сылтавы белән йокыңны симерткәндә, башка ирләр дә тик ята дип уйладың, ахры?!» Шулчакны Сәмигулланың башына «гөрст» итеп суккандай булды. Үзе дә сизмәстән, ирнең җанын көнләшү корты кимерә башлады. «Нәрсә сайрый бу сыбызгы, дөрестән дә, кызганудан аның Зарифасын берәрсе ияләштердеме әллә?» Бил авыртуы онытылды, куллар үзеннән-үзе көрәк эзли башлады. «Күрсәтермен мин аларга ничек эшләргә кирәклеген», - яман ачуы кузгалган ир калган бәрәңге җирен бер сулышта казып ташлады. Алай гына да түгел, бәрәңгене чүпләп, капчыкларга тутырып, баз өстенә ташып ук куйды.
Кичен соң гына йортка Зарифа кайтып керде. Сәмигулла шунда ук: «Ирең чирләп ята, син бәйрәм ясап йөрисең», - дип, аны әрләп атты. «Нинди бәйрәм, тилердеңме әллә, апага бәрәңге алырга булыштым, аның да ире синең кебек хөрәсән ялкавы, җитмәсә хәмер чөмерә торган гадәте дә бар», - дип, ирен үз урынына утыртты. Җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй булды Сәмигулланың һәм ул җиңелчә сулап куйды.
Бәрәңге алгач, алар һәр елны җирне ат белән тагын бер кат сукалатып чыгалар. «Тик ат тигез сукаламый, көрәккә җитми», - дип, Сәмигулла иртүк торып, унбиш сутый җирне берүзе казый башлады. Иренең төшке ашка да туктамыйча, тир түгеп, бил бөккәнен тәрәзәдән карап торган Зарифа: «Йә, Раббым, юньлегә була күрсен бу», - дип, эченнән бар белгәннәрен укырга кереште. Кичен эшләп арыгач, аны көне буе койма аша күзәткән күршесенә: «Ногман, кайчан карама ялгызың гына азапланасың, читендер болай яшәве, шулаймы?» - дип, турыдан бәреп әйтте. Үз уйларына чумган ир җавапка берни дәшмәде. Бу минутта Ногман: «Гөлчирәне җен кебек эшли, диләр, тотарга да шуңа өйләнергә кирәк», - дип, уйлап куйды. Үзе дә сизмәстән, аның күңеленә: «Дөрес, теле озын, ну бит кияүгә чыгып, йорт эшләренә муеннан кереп чумса, бәлкем, аның юк-барга вакыты калмас. Булды, җитте, туйдырды ялгыз яшәве, бүген үк керәм дә, кулыннан тотып алып чыгам», - дигән фикер кереп ояларга өлгергән иде.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: