Туган як

Кура җиләге кайнатмасы

Безнең кебек кеше авылсыз тора аламы соң? Вак-төяк эшнең авылда бер вакытта да бетеп торганы юк. Җәй көннәрендә бакча эшләре көтеп тора, җиләк-җимешләр дә өлгерә.

Мин дә шуларны уйлап, ял көне авылга кайтып киттем. Хатын – эштә, бала-чага – балалар бакчасында. Кайтсам, Рәмзия апа да (хатынның апасы) анда. «Быел җиләк күп икән, әйдә, җиләк җыярга барыйк», – дип, кыстапмы-кыстый. Башта карышсам да, ризалаштым. Чиләкләр алып, урманга машина белән киттек. 
Чынлап та, күзләрне кызыктырып кып-кызыл булып кура җиләге пешкән. Ә дигәнче, чиләкләрне тутырып та куйдык. Икенче чиләкнең дә кирәге чыкты. Күп тә үтмәде, анысы да тулды. Арып-талып кайтып ашауга, шәһәргә китәргә вакыт та җитте. Өйгә кайтып керсәм, өстәлдә  хатынның запискасы ята (ул вакытта кесә телефоннары юк иде әле): «эштән соң мин авылга кайтып китәм, иртәгә соң гына киләм», – дип язган. Ә кура җиләге аны көтәме соң? Ни эшләргә? Аны кайнаткан кеше мени инде ми-и-н?! 
«Кайнатмалар», – дигән китаптан «Кура җиләге кайнатмасы» дигән бүлеген эзләп таптым. Китапта язылганча шикәр комы салдым, хәтта көймәсен өчен су да куштым. Суы артыграк кебек тоелса да, бер дә кайгырмадым. Суның нинди зыяны булсын, ди? 
Кәстрүлне кайнатырга куйдым. Болгатып та алам, тик, нишләптер, бик сыек. Суынгач куерыр әле дип, газны сүндердем. Иртән торуга да куермаган... Тагын кайнатып алдым. 
Икенче көнне хатын да кайтып җитте. Карады да, аз кайнаткансыңдыр дип, тагын кайнатырга куйды... Кайнатмам кайный-кайный, әмма һаман куермый. 
– Әллә су кушкан идеңме? – дип сорап куймасынмы хәләл җефетем! 
– Әнә бит китапта су кушыгыз дигән, китапча эшләдем, – дим. 
– Моны ничек ашыйсың, чыгар да түк, – ди. 
Бер көн җыйдым, ике көн кайнаттым, ничек түгәсең инде... Алдым да гаражга киттем. Хатын: «Өйгә алып кайтасы булма!» – дип кычкырып калды. 
Гараж астындагы бәрәңге базына төшереп куйдым... 
Ул вакытта кладовкалар юк иде, кышка әзерләнгән барлык запасларны шунда саклый идек. Барган саен: 
– Үзең кайнаткан вареньены алып кайта күрмә, – дип кисәтеп куя хатын... 
Бер ун еллап вакыт узды. Алып кайттым бит ул өч литрлы банканы. Хатын карады да: 
– Кура җиләге җыйган юк, каян чыккан соң бу кура җиләге кайнатмасы? – дип сорап куйды. 
– Үткән елдан калгандыр, – дигән булдым. 
Ун ел торып, бозылмаган да, шикәрләнмәгән дә, ә менә куеруын куерга-а-н! Хатынга да бик охшады. 
– Булса, тагын алып кайт әле, – ди. 
Биш литрлы банкасын алып кайттым. Анысын да таныды бит. 
– Нигә алып кайттың? – дигән иде, мин: – Кура җиләге кайнатмасы сорадың бит, өч литрлысын да бик яратып ашадың, дигәч: 
– Шикләнгән идем аны, кайдан чыкты икән бу, – дип кенә куйды. Өстәлгә чыгарып куйгач:  
– Ярый әле чыгарып түкмәгәнсең, бик тәмле, – дип, мактый-мактый ашады.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: