Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кунакның көтелгәне буламы?

- Мәмдәлия, ишектән көтмәгәндә кунак килеп керсә, син нишлисең? Башыма сөлге чорныйм да, караватка барып авам, дисеңме? Шәп киңәш, тик мин кайчагында, син әйткәнчә, башка сөлге урарга өлгерми калам. Кунак бит ул һәрчак көтмәгәндә килеп керә... Җитмәсә, үзен һәрвакыт ачык чырай белән зарыгып көтәләр дип уйлый. Нинди ахмаклык! Атна буе...

- Мәмдәлия, ишектән көтмәгәндә кунак килеп керсә, син нишлисең? Башыма сөлге чорныйм да, караватка барып авам, дисеңме? Шәп киңәш, тик мин кайчагында, син әйткәнчә, башка сөлге урарга өлгерми калам. Кунак бит ул һәрчак көтмәгәндә килеп керә... Җитмәсә, үзен һәрвакыт ачык чырай белән зарыгып көтәләр дип уйлый. Нинди ахмаклык! Атна буе эшләп аргач, кемнең кемне күрәсе килеп торсын, ди?!

Шулай бервакыт, телевизор каршында, иртәгә мужикны балыкка озатам да, ялгызым гына рәхәтләнеп ял итәм дип хыялланып утыра идем, кайсысыдыр ишек кыңгыравына китереп басты. Барып ачсам, тегендә авызын ерып иремнең туганнан ерак туганы басып тора. Күрешмәгәнгә ничә ел узгандыр, анысын хәтерләмим, тик тагын шулкадәр түзәргә риза булсам да, берни сиздермичә, бу очрашуга чиксез шат булуымны күрсәтергә кирәк. Янындагы хатыны һәм баласы мине тагын да ныграк "шатландырды".

Боларны күрүгә, ул минутта башыма килгән беренче уй - нәрсә ашатырга? Кибетләргә бару ял көнгә каралган, шуңа суыткыч буш. Әле ярый, аның бер почмагында тартмасы белән кибет пилмәне кысылып калган. Шуны тиз генә пешердем дә, матур тәлинкәләргә бүлеп, кунаклар алдына куйдым. Тәмле булган дип, мактый-мактый ашадылар. Авыл халкы кибет пилмәнен сизмәде, дип шатланган идем, сизмиләр ди хәзер. Ишектән озатканда, кунак хатыны: "Без андый пилмәнне шәһәргә килгән саен күп итеп алабыз, балалар бик ярата. Өйдә ясарга вакыт җитми, эш күп хәзер", - дип колагыма пышылдады.

Хәзер домофоннан берәрсе: "Ачыгыз, без килдек!", дип кычкырса, үзем дә сизмәстән, "дерт" итеп сискәнеп китәм. Юк, куркудан түгел, аптыраудан. Кешенең төрле чагы була, бәлки ул минутларда үзем дә кемгә дә булса кунакка барырга җыенамдыр. Ә монда бар эшеңне онытып, якты чырай белән табын әзерләргә кирәк.

Ул, кунак дигәннән, иң кызыгы, алай да, күрше хатыны белән булгандыр. Балага узгач иремнән таптырмаган әйберем калмады, ди. Андый чакта ни кирәген хатын-кыз үзе дә белми. Бервакыт бу хатын иреннән гап-гади чикмәнле бәрәңге пешереп бирүен сораган. Базар, кибетләрдән төрле тәм-том ташып арган ир моңа биш куллап риза булган һәм күз ачып йомганчы хатыны алдына табагы белән парлы бәрәңге китереп тә утырткан. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта боларга ир ягыннан туган тиешле бик телчән авыл хатыны килеп кергән. Исәбе - сумкасын күчтәнәчләр белән тутыру һәм автобус киткәнче чәй эчәргә өлгерү. Аңа кем әзерләгән ди әле ул чәйне. Җитмәсә, табында кабыклы бәрәңгедән гайре берни күренми. Кунак итмәячәкләрен аңлап өлгергән хатын тәртәсен тизрәк авыл ягына каерган. Соңыннан авылга кайткач, урамда очратып, "безгә кунакка кил", дип кыстап та караганнар. Теге хатын: "Юк инде, андый бәрәңгене монда да ашыйбыз аны", - дип җавап биргән.

Мәмәдия, шушы арада әле үзем дә кунакка җыенып йөрим. Якында гына иремнең беренче хатыны яши, шуны яңадан кияүгә чыккан дип ишеттем. Әгәр ирем белән парлашып, котлау сылтавы белән ишектән килеп керсәк, чырае кайсы якка үзгәрер икән, шуны күрәсем килә. Юк, үч аласым килми, без дошман түгел. Бер сорауга җавап таба алмыйм, иремнең беренче хатыны яшьлегендә баскан тырмага мин нәрсә карап китереп бастым икән?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев