Туган як

«Кунакларны озаткач, уйга калдым»

Мин җәй көне туганмын.

Быел туган көнем атна уртасына туры килде. Бакча сезоны булгач, тыныч кына үтеп китәр дип йөргәндә, бер көн алдан бергә эшләгән дустым телефоныма СМС җибәрде. Ә икенчесе таң атканчы ук уятты: «Беренче буласым килә», – ди. Шуннан китте инде, көн буе кулдан телефон төшмәде. Кичен гаилә дусларыбыз белән түгәрәк өстәл янында җыелыштык. Өстәлгә бәлеш куелды. Шуның белән сыйланып, күңелле генә сөйләшеп утыра торгач, вакытның үткәнен сизмичә дә калганбыз.
Кунакларны озаткач, белмим нигә, бер танышым искә төште. Югары урында эшли ул, ә менә якын дуслары юк. Юбилеена чакырылган кешеләр белән бәйрәм итәләр итүен, ләкин көндәлек аралашып, күңел ачып сөйләшер кешең булмау бик авырдыр, дип уйлыйм. Дус бит ул таныш түгел, шуңа да алар күп булмый. Ләкин кирәк. Японнар: «Ерак туганың булганчы, якын күршең булсын», – ди. Бик дөрес әйтәләр.
Үз туган көнем турында яза башлаган идем бит, шуннан ерак китмим әле. Яшьлек мәхәббәтем (яшереп тормыйм, күпләрдә булган бит ул) башка шәһәрдән көне буе шалтыратты ул көнне. Ләкин, ни кызганыч, шалтыратуы гел мин башка кеше белән сөйләшкән вакытка туры килде. Каршы шалтыратырга, никтер, читенсендем. Алты тапкыр «кабул ителмәгән чакыру» булып калды ул. Ә шулай да, соң булса да уң булсын, дигәндәй, икенче көнне котлавын кабул иттем...
Туган көн – моңсурак бәйрәм ул. Яшәү рәхәт булса да, гомер үтеп, яшь өстәлгәнгә, күңелсезләнеп каласың. Килгән дус-туганнар гына бәйрәм төсе кертә аңа. Ә теге дуслары булмаган танышымны тагын искә аласым килә. «Түгәрәк дата» булмаган гадәти туган көннәре ничек үтә икән аның?
Әйе, Аллаһы Тәгалә һәрберебезне төрле холыклы итеп яраткан. Кемнән үрнәк, кемнән гыйбрәт аласын үзебезгә хәл итәсе. Барыбыз да бер калыптан сөрелсәк, арабызда сокланырлык та, ачуланырлык та кеше булмас иде. Шунлыктан, һәркем үз урынына кирәк.
Васил КАМАЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: