Туган як

Кунак ашы кара-каршы

яки «мыек» белән «койрык» турында

Их, яшь чакта мыек үстерү турында хыяллана идем! Ул вакытта шундый матур җыр да бар иде бит әле: «Сызылып киткән, кара мыек...» Булмады. Дөрес, студент елларында бер-ике «попытка» ясап карадым. Чәч, Аллага шөкер (дөресрәге, әти белән әнигә рәхмәт!), кап-кара һәм бик бөдрә иде. Ә мыек, үсә башлагач, ни өчендер, бер төстә генә түгел, ә ала-кола килеп чыга. Әниләр дә ошатмады. Бигрәк тә йөргән кызлар: «Синең мыек кадый», – дип, иң кирәк мизгелдә башларын читкә боралар иде. Шуңа күрә кырып аттым һәм  вәссаләм!
Баштагы кара чәчне шәм яндырып эзләсәң дә тапмый торган чак җиткәч, нишләп инде бу турыда искә төшердең, диярләр. Бер көнне эшкә килгәндә, директор миңа эндәшә:
–  Алай-болай сезгә мыек кирәкмиме?
Тиз генә машина көзгесенә карап алдым – йөзем чиста бугай.
– Мин сезгә җиләк үсентесе бирмәкче идем...
Түтәлдәге җиләк үсентесенең читкә җибәргән тармагы «мыекча» дип аталганы шунда гына исемә төште.
– Ярый, рәхмәт, – дип җавап кайтардым.
Аннары уйлап куйдым, яхшы түгел... Җавап итеп нәрсәдер бирергә кирәк бит. Келт итеп искә төште: ял көне балыкка барган идем, берничә шәп кенә корбан балыгы эләккән иде. «Бартер» уңышлы булды: өч дистә «мыек»ка өч «койрык» алмаштык...
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: