Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кулланырга җаен тапкан

Бер авыл ире, (исеме Рәшит булсын ди), авылча, гадилек һәм җылылык белән хатынын бик яраткан. Ә хатын, кичләрен телевизордан төрле каналларда авыз бөрешетереп кенә сөйләшүче «гламурный» ханым вә туташлар катнашкан тапшыруларны, бик яратып карый икән. Ир бит хатынын бик ярата, теге барысы да бер төсле булган ботокс корбаннарына кызыгып карап утырган хатынына, затлы бүләк ясыйсы килә.

Озак та үтми, бүләк алырга җае да чыгып куя тагын. Бер көнне шәһәргә үзенә генә барырга туры килә.
Исемнәре кеше буе итеп язылган сәүдә үзәкләренең берсенә кереп, сатучы кыздан яраткан хатын-кызга (сөяркәсенә) түгел, хатынына бүләк сайлашырга ярдәм итүләрен үтенеп сорый.
Үзе дә чибәр, киемнәре дә матур сатучы «затлы бүләк» кирәк дигәндә ни уйлагандыр, анысы караңгы, бәлки үзенең төп проблемасы шул булгандыр, ир кешегә эпилятор алырга киңәш итә. Аның ни икәнен беләсезме? Ир белмәгән шул нәрсә икәнен, ишеткәне дә булмаган. Белмәсәгез, белегез: аяктан йон йолкый торган нәрсә ул. Электрга тоташтырасың да, чиный-чиный йон йолкыйсың.
Ярар, Рәшит бу затлы бүләкне алып кайта, хатынына зурлап, матур сүзләрен кызганмыйча, кулына тоттыра. Бу гаиләдә шундый идиллия, ире хатынын, хатыны – ирен бик ярата. «Пычагыма алдыңмы бу нәрсәне» дип, иренә кире бәрми, бүләккә шундый сөенеп, күп рәхмәтләр әйтеп ала.
Ә эпиляторның, чыннан да кирәге чыга һәм тиз арада хуҗалыкта иң кирәкле әйберләрнең берсенә әйләнә. Әле алай гына да түгел, авыл халкы берсеннән икенчесе күреп өйрәнә бит ул. Монда да «чүлмәкчедән – күрмәкче» дип эпиляторга ябыша.
Ничек дип уйлыйсыз, нәрсәгә кирәк ул авыл хатын-кызларына? Алар аяк йонын гомер кырмый, аеруча инде яше шактый булганнары.
Үзем әйтмәсәм, гомердә уйлап тапмассыз. Авылда кош-корт суйгач, шуларның бала йоннарын йолкыйлар теге нәмәрсә белән! Вәт, белмәсәгез – белегез. Онытмагансыздыр, үрдәк-каз суйганда, яңа чыгып килә торган йоннары тарта-тарта бармак башлары суелып бетә! Ә монда шалт – тарттың алдың – эшең бетте кодагый!
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев