Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кулга каләм алдым әле

шигырь

Кулга каләм алдым әле,
Язар өчен үткәнне.
Сүзләр эзлим аңлатырга,
Дөньяда сүз беткәнме.
Кереп чумам уй-хыялга,
Дөнья гаме югала.
Җиңел түгел шигырь язу
Фикерләрем чуала.
Баштан кичә күп мизгелләр:
Үткән юл, хәзерге көн.
Күңел түрендә өермә,
Тик янда юк шул беркем.
Әллә ниләр язар идем.
Мине аңлаучы булса,
Язмыйча да кала алмыйм,
Күңел язарга куша.
Кулга каләм алдым әле,
Язар өчен моңнарны.
Гомер үтте сагыш белән,
Моң-зарсыз яшәү бармы?
Анастасия Усачева

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев