Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Куян — йомшак, назлы җәнлек

2022 елның санаулы сәгатьләре калды. Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел Куян (Мәче) елы булачак икән.

Куян да, мәче дә йомшак, тирә-яктагылар белән ярашып, килешенеп яшәргә ярата. Шуңа күрә, астрологлар фаразлавынча, 2023 елда тынычлык хөкем сөрәчәк. Тик шулай да нинди дә булса эшкә тотынганда чама хисен онытмагыз. 2023 ел белем алу, сәяхәтләр өчен кулай булачак. Әлегә кадәр үз квартирларын алырга хыялланган кешеләргә дә Куян уңышлар вәгъдә итә.

Ничек каршыларга? 
2023 ел кара Куян елы булганга күрә, киемдә кара төскә өстенлек бирелсен. Киемдә артык купшылык бу төнне артык булыр. Чәчләрегезне ясаганда да гадилеккә өстенлек бирегез. 
Бүлмәләрегезне бизәгәндә кызыл төс булмасын, якты төсләрне, яшелне сайлагыз. Хайван сурәтләре төшкән әйберләрегезне җыеп куеп торыгыз, Куянга көндәшлек кирәкми. Тере чәчәкләрегез, бүлмә гөлләрегез бар икән, бик әйбәт. 

Киләсе елның хуҗасы песи булуын да истә тотып, бәйрәм табынына бу ике җәнлеккә яраклы ризыклар куегыз. Песи балык ярата: кыздырганы, тозлысы, пешкәне өстәлдә торсын. Яшелчәләр дә күп булсын. 

Нәрсә бүләк итәргә?

Кунакка килгәндә хуҗалар белән алдан сөйләшмичә, тере песи яки куян күтәреп бара күрмәгез, хәзер күп кеше песи йоныннан аллергиядән тилмерә. Йорт өчен кирәкле әйберләр бүләк итәргә тырышыгыз. Һич тә булмаса песи, куян формасындагы төрле беләзек, брелок кебек сувенирлар да ярый. Хуҗабикә гөл яратса, бүлмә гөле бүләк итсәгез дә була. 

Кызык һәм күңелле итеп 
Яңа ел гаилә бәйрәме. Аны өстәл артында ашап, телевизордан аерылмыйча гына каршы алсагыз — ел буена сагынып сөйләр истәлек-хатирәләрегез булмас. Күңелсез булмас өчен бу төндә бик күп төрле шаян ярышлар үткәрергә була. Әйтик, «Кар патшабикәсенең йөрәген эрет» дип аталган уен. Моның өчен алдан йөрәк формасында боз катырып куярга кирәк. Команда буенча сез шушы йөрәкләрне тизрәк эретергә тиешсез. 

«Алманы кем тизрәк ала?» Гади, әмма кызык бу конкурсны да уздырырга мөмкин. Бер савытка су һәм алма салыгыз. Катнашучы кешегә кулы белән тотмыйча савыттагы алманы алырга кирәк.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев