Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Куян елын ничек каршыларга?

Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк.

Яңа елга айдан азрак вакыт калып бара. Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел Куян яисә Мәче елы булачак. Әйе, бу елның хуҗасы икәү! Аны ничек каршыларга һәм ул безгә нәрсә вәгъдә итә? Хәзер беләбез!

Куян да, мәче дә — йомшак, назлы җәнлекләр. Шул ук вакытта аларда хәйләкәрлек тә, очлы тырнаклар да бар. Шуңа бу елны йомшак, ягымлы, ләкин уяу да булырга кирәк.

2023 ел стихиясе Су булачак. Көнчыгышта аны ике төрле аңалаталар: бер яктан ул — иминлек, икенче яктан таркалу да булырга мөмкин. Бу елның «холкын» тоеп, аңа яраклашырга куша белгечләр. Шул вакытта барысы да әйбәт булачак.

Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә.

2023 елны өйдә, якыннарың белән, тынычлыкта каршылау яхшы икән. Чагу киемнәр дә кирәкмәс. Киемнәрегез якты, тыныч төстә булсын. Әлбәттә, куян ите әзерләмәгез.

Уңыш җәлеп итү өчен куян яисә мәче сыны, уенчыгы алып куегыз. Кишер тоткан куян акча да китерергә тиеш, имеш.
Алдагы ел тик бәхет китерсен!
Чыганак 
Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X