Туган як

"Куар казың бармы?"

Беркөнне  авылдан әби шалтыратты.

– Улым, бәйрәмнәргә бабай белән сезгә кунакка килергә уйлаган идек.

– Бик яхшы булыр, яздан бирле килгәнегез юк. Без генә оныклар белән җәй буе сездә ятабыз бит.

– Әйе, оныкларны да сагындык,  кибетләрдән әйберләр дә аласыбыз бар иде, кием-салым, башка вак-төяк...

“Ярый, килегез, әлбәттә, бергә йөрербез магазиннарда”, – дип җавап бирмәкче идем, туктап калдым. Урам  саен үсеп чыккан катлы-катлы, ялтыр-йолтыр сәүдә үзәкләренә бүген керү зур проблемага әйләнде бит!

– Әби, – мин әйтәм, – ә синең  “куар кодың”  бармы соң?

– Нинди куар каз ул тагы, “птичий”  грипп килә дип, күптән  казларның барысын суеп бетергән идек бит инде...

   “Каз түгел, код”, – дип, тавышы начар ишетелә башлаган телефоннан  әбигә зур кибетләргә хәзер электрон пропусклар белән генә керү мөмкин икәнен үземчә аңлатырга тырышып карадым, тик бу бик авыр мәсъәлә булды.

– Әби, хәтерлисеңме, без бәләкәй чакларда “ящур” килә дип, авыл башына такта будка куеп  юлны аркылы киртәләр белән япканнар иде?!

– Әйе, бабаң анда “дежур”  булып та йөрде әле...

– Менә хәзер короновирус таралмасын дип, кибетләрне карантинга яптылар инде.

Шулчак телефонымда зарядка бетә язып, әбиемнең ашыга-ашыга:

– Борчылма  улым, түбән очтагы Мәфтүхәттәйдә бер-ике каз калган иде бугай. Буш кул белән килмәбез, кибеткә дә үтәрбез, – дигән сүзләрен генә ишетеп калдым...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: