Туган як

Көтелмәгән бәхет

Рита үзен бик бәхетсез хис итте. Кичләрен дус кызлары белән клубка бара, аларның егетләре бар, аныкы юк. Әле гаҗәпләнеп, аннан: «Син үзең генәме?»– дип сорыйлар. Әйе шул, үзе генә. Күренеп тора бит! Ник авырткан урынга басарга? «Моның булуы мөмкин түгел», – дип өстәп куя теле кычытканы.

Менә бу юлы да кичке уенда аңа дус кызларының егетләре белән кочаклашып биегәннәрен күзәтеп кенә торырга гына туры килде. Аннары кайтты да, чишенми-нитми генә урынына ауды. «Әллә маңгаема «бу кызга якын килмәгез» дип язылдымы икән», – дип, көрсенеп куйды Рита. Нәрсә уйларга да белмәде. Кешедән ким җире юк шикелле. Чамасын белеп кенә бизәнә, зәвыклы, килешле киенә, буйсыны да бер дигән, күпләр көнләшерлек. Усал да түгел, әмма үзен кимсетергә юл куймый. Дөрес, дуслары аны бик таләпчән диләр. Әйе, Рита егетләрнең чиста-пөхтә киенгәннәрен, тәрбияле булганнарын, кулыннан эш килгәннәрен ярата. Кызлар янында сүгенеп, мактанып торганнарын җене сөйми. Шулай булырга тиеш тә.
Егерме яше тулган көнгә әти-әнисе Ритага фатир бүләк итте. Шатлыгы тиз сүрелде. Торак иске йорттан булып чыкты, өстәвенә яңартырга да кирәк. Кәефе китсә дә, «ничек тә җаен табармын» дип тынычланырга тырышты. Ремонт ясар өчен кеше эзләргә кирәк иде. Ританың бер бүлмәле фатирны затлы итеп бизисе килде. Әмма башта стеналарны тигезлисе, идәннәрен алыштырасы, сантехниканы урнаштырасы, тагын әллә ниләр эшлисе бар.
Тынычланырга тырышып, кыз музыкаль үзәктәге радиоалгычны кабызды. Йокыга китәргә кайчак музыка ярдәм итә иде аңа. Әмма бүген барып чыкмады. Җитмәсә, музыкаль үзәге дә ватылды. Бер килсә, килә бит ул кирелек. Иртән торып, остаханәгә чыгып китте. 
Бүлмә аппаратура белән тулган иде. Әмма кеше күренмәде. Китәм дигәндә генә Рита алдында бер егет пәйда булды.
– Музыкаль үзәгем ватылган иде... – дип сүзен башлаган гына иде, кинәт:
– Рита! – дип дәшкән тавышка башын күтәреп караса, мәктәптә бергә укыган Салих икән. Сигез елдан күрешергә насыйп булды аларга! Кыз кызарынды. Ул чаклар искә төште. Аңа күз салып йөргән кызлар күп булды. Рита үзе дә ошатты. Нишләптер, егет берсенә дә игътибар итмәде. Гел шул футболы белән җенләнде. 
– Сәлам, син монда эшлисеңмени? Минем музыкаль үзәгем ватылды, шуңа килгән идем, – диде Рита.
– Адресыңны калдыр, останы җибәрермен, бәлки үзем килеп чыгармын, – дип тынычландырды Салих. 
Берничә сәгатьтән ишектә кыңгырау чыңлады. Кыз ачып җибәрсә, өнсез калды: кулына эш кораллары урынына роза чәчәкләре тоткан, яхшы костюм кигән Салих басып тора. Рита аптырады. Бу үзәкне ничек төзәтмәкче була? Әллә онытканмы? Ярый әле үзендә отверткалар бар иде, шуларны китереп бирде. Әмма егет тирләп-пешеп маташканда үзәк таралды да китте. Рита гаҗәпләнеп:
– Син кем булып эшлисең соң? – дип сорады.
– Мин оста түгел шул, реклама белән шөгыльләнәм, остаханәгә алтакта әзерләгәндә сине күреп алдым.  
Кыз көлеп җибәрде. Чәй куеп, кунагын табынга утыртты. Мәктәп елларын искә төшерделәр. Ул чакта Салих Ританы ошатып йөргән, әмма якын килергә оялган икән. 
– Кадак кага беләсеңме? – дип сорады кыз.
– Юк, стена да буйый, үзәкне дә төзәтә белмим.
– Бик яхшы, өйрәнерсең, – дип елмайды Рита. Оста эзләп, мәхәббәтен тапты. Ерак та да булмаган икән үзе. 
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: