Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кәҗәсе түгел, мәзәге...

Фаяз яше утыздан арткач кына өйләнде. «Мин хатынны гомерлеккә алам», - дип бик сайланып, нәсел җебен, әти-әнисен тикшереп, вакчылланып күп гүзәл затларның теңкәсенә тиде. Авылда яшәсә дә, аңа кияүгә чыгарга ризалык бирүче кызлар шактый булды. Әллә егетнең матурлыгы кызыктырды, әллә ике катлы зур йорты, белмәссең... Эзли торгач, үзенә ошаганны тапты...

Фаяз яше утыздан арткач кына өйләнде. «Мин хатынны гомерлеккә алам», - дип бик сайланып, нәсел җебен, әти-әнисен тикшереп, вакчылланып күп гүзәл затларның теңкәсенә тиде. Авылда яшәсә дә, аңа кияүгә чыгарга ризалык бирүче кызлар шактый булды. Әллә егетнең матурлыгы кызыктырды, әллә ике катлы зур йорты, белмәссең... Эзли торгач, үзенә ошаганны тапты да кебек. Алай ерак та яшәмәгән аңа насыйп яр күрше шәһәрдә генә гомер иткән. Интернет заманы бит, танышу, үзеңә пар эзләү җиңел хәзер. Дөрес, яше үзеннән 10 яшькә кечерәк булганга «көнләшеп үземне дә, хатынымны да газапламаммы икән», дигән уй керде егетнең башына. Тик кыз чибәр шул, пешеп өлгергән чия кебек. Егет бу кыздан баш тарту гөнаһ булыр дип, аңа әкрен-әкрен генә сүз кушкалады, ниятен җиткерде. Кәләш шәһәр кызы булса да, акыллы, сабыр, тыйнак күренә.
Ярар, ни булса - шул дип, тәвәкәлләп, өйләнергә тәкъдим итте, тегесе ризалык бирде. Беренче очрашуда тагын өч көннән балдак һәм башка кирәк яраклары алырга барырга сөйләшеп, икесе дә үз өйләренә кайтып китте. Тик Фаязны өйдә бәла сагалап торган икән шул. Гел күрше бакчасын күзләп йөргән, шул сәбәпле шактый кыен ашаган, тик начарлыгын ташламаган сөт кәҗәсе ызанга корылган коймага кысылып җан тәслим кылган. Ә Фаяз мал кадерен белә торган кеше - вакытында бар мал-туарын иминиятләштереп куйган иде.
Әле ветеринарны көткәнче, ул кирәкле белешмә биргәнче өч көн үтте дә китте. Шулай итеп, кияү егетнең кызга бүләк алырга барасы көн дә килеп җитте. Фаяз бичара кәҗә үләксәсен, махсус казылган базга алып барырга вакыт тапмый, кара полиэтиленга төрде дә, юлда берәр җиргә бәрермен әле, дип машина багажнигына атты. Салонга бераз исе керде керүен... Ярар, кызны утыртканчы котылырмын әле дип, машинасына кереп кенә утырды... Кыз да түзмәгән, иртә таң тишегеннән үзе Фаязның авылына кайтып та җиткән, капканы ачуга елмаеп, егет кочагына чумды. Нишлисең, кәҗә проблемасын икенче планга күчереп торырга туры килде.
Шәһәргә барганда юл уңаенда агачлык күреп, Фаяз кәҗә үләксәсеннән котылырга булды. Кызга утырып торырга кушты да, үзе багажниктан башта көрәк алып чокыр казыды, аннан теге бичара кәҗәне шунда күмеп куйды.
Ул эшен бетереп машинага утырганда, кызның йөзендә елмаюның эзе дә калмаган иде. «Ай-һай, үпкәчел нәрсә булып чыкты бугай бу», дип егет сак кына аны күзәтте. Сөйләштереп карады, тик кыз авызына су капкандай, сүзсез утыра бирде.
Шәһәргә килеп җитеп, беренче очраган алтын кибетенә туктауга, кыз артына да борылып карамый, качу ягын карады. Артыннан нидер кычкырган Фаязга да кул гына селтәде.
«Синдә генә тормыш тоткасы димәгән, исем китми, башка кызлар табармын әле», дип сөйләнә-сөйләнә, егет тә кайтыр юлга борылды. Тик берәр чакрым юл үттеме-юкмы, сиреналарын акырта-акырта аны берничә полиция машинасы куып җитте. Мизгел эчендә егетнең кулларын артка каерып, машинага кертеп салдылар да, кире шәһәргә чаптылар. Бу шул кадәр тиз булды, егет ачкан авызын да ябарга онытты. «Слушай, командир, в чем дело?»дигән соравы һавада эленеп калды...
Шушы вакыт эчендә егет бар гомерен күз алдыннан үткәреп, нинди начарлык эшләгәнен, закон бозганын искә төшерергә азапланды. Вак-төяк урлашудан кала, җинаять кылганы булмады. Ә урлашуга килгәндә... Салават та, «сирәк-мирәк урлашмасаң, баеп булмый көч белән», дип җырлый.
Участокка алып килүгә аннан ниндидер үтерүне танырга үгетли, яный башладылар. Машинасыннан туфракка буялган көрәк тә табып алгач әет таптырдылар. Ә чикләвек, юкәдә түгел, имәндә үсә шул. Кыз белән «очная ставка» мәсьәләгә ачыклык кертте. Кәҗә үләксәсен күмгәнне машина тәрәзәсеннән карап утырган кыз, машинадан төшүгә беренче эш итеп, участокка килеп, гариза язган булып чыкты.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, полицейскиларның кайсы тәгәри-тәгәри көлде, кайсы егетнең җиде бабасын искә алып сүкте. Бичара кыз гына, оялудан кып-кызыл булып, ни эшләргә дә белмичә, бер почмакта утыруын белде. Фаяз янына килеп, үз итеп иңнәреннән кочып алгач, елап ук җибәрде.
Кибетләр ябылганчы балдак-лар алырга да, ЗАГСка гариза язарга да, туй үткәрергә кафе да белешергә өлгерделәр бу көнне алар. Кайтыр юлда, кәҗә каберенә алмагач та утыртып чыктылар (монысын ни өчен эшләгәнне икесенең берсе аңлата алмаса да).
Туйлар узды, туннар тузды, кыз иртәнге биштән торып сыер сава, көтү куа торган авыл хатыны булып куйды. Бакча тутырып яшелчә утыртты, абзар тутырып мал асрады, тик кәҗә асраудан гына баш тартты. Фаязның кәҗә сөте кыйбат дип, үгетләве дә юкка булды.
Быел биш еллык туйларын бәйрәм итә Фаяз белән Нәфисә. Теге алмагач та быел беренче мәртәбә чәчәк атты...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев