Туган як

Күрәзәче

Иртән торып ишегалдына чыксам, машинамнан җилләр искән, һәрвакыт куя торган урында юеш тәгәрмәч эзләре генә калган. Белмим, караклар төнлә алып киткәнме, таң аткандамы, моны хәзер берәү дә әйтә алмас шул. Эшне озакка сузмыйча, кире кереп бу күңелсез хәбәрне хәләл җефетемә ирештердем. «Күрше подъездда Бибиәсма яши, шуннан кереп сорасаң, барысын да...

Иртән торып ишегалдына чыксам, машинамнан җилләр искән, һәрвакыт куя торган урында юеш тәгәрмәч эзләре генә калган. Белмим, караклар төнлә алып киткәнме, таң аткандамы, моны хәзер берәү дә әйтә алмас шул.
Эшне озакка сузмыйча, кире кереп бу күңелсез хәбәрне хәләл җефетемә ирештердем. «Күрше подъездда Бибиәсма яши, шуннан кереп сорасаң, барысын да әйтеп бирер. Халык сөйләвенчә, аның таба алмаган нәрсәсе юк. Синең ул иске машинаңда әллә кая китеп булмый, еракка китмәгәндер әле, Бибиәсма аның кайда булуын күз ачып йомганчы әйтеп бирәчәк», - дип өйрәтте бу хәлгә исе китмәгән сөеклем.
Ул хатынны эзләп керсәм, каядыр чыгып киткән булып чыкты. Карыйм, подъезд турындагы эскәмиядә Шәвәли карт гәзит караштырган була, шуның янына мин дә барып утырдым. «Беләм Әсманы, ник белмәскә, безнең ишекләр рәттән генә, аның кебек ут хатын дөньяда бүтән юктыр, - дип сөйләп китте Шәвәли карт. - Андагы мәгълүмат, телевизорың белән Интернетың бер читтә торсын! Нәрсә ул машина, аны табып бирү Әсма өчен пүчтәк эш ул. Соңгы вакытта якын тирәдә нәрсә булды һәм булачак - ул барысын да белеп тора, каян килә бу, моны берәү дә әйтә алмый, белә һәм вәссәлам. Кем өйләнә, кем кияүгә чыга, кайсы ир аерылган яки аерылышырга йөри, кемне сөяркәсе ташлаган, кем яңасына сукмак салган - боларның барысын да әйтә ала ул җен хатын. Өстәвенә, кайсы хатын кемнән һәм кайчан бала табарга җыена, ул алдан ук күзаллый, аларны каян сизә диген, моны берәү дә аңлата алмый. Бервакыт шикләнеп: «Бибиәсма сездә эшләмиме? - дип участковыйдан сорадым. - Юк, үзем дә аптырыйм, кичәге хәлләр турында эшемә барып сводка укырга өлгермим, иртән урамга чыгуга Әсма барын да сөйләп бирә», - диде Шәвәли карт. Шаккаткыч хәл: полиция таба алмый интегә, Бибиәсма баш ватмыйча бар нечкәлекләре белән нәрсә булганын әйтеп бирә ала.
Күптән түгел берәүнең машинасына әшәке сүз язып киткәннәр. Участковый сораштырган булып йөрде, берни әйтә алмады. Әсма машина капотына язылган теге сүзгә бер генә карап алды һәм: «Моны әнә теге подъездның фәлән фатирында яшәүче малай язган», - дип, әйтеп тә бирде. Икенче көнне кызыксынып: «Каян белдең?» - дип сорадым. «Нәрсәсен беләсең аның, шундый ук әшәке сүз подъезд стенасына да язылган, димәк, рәттән генә шул малай да яши», - диде ул хатын.
Шушы арада бишенче катта зурлатып туй уздырдылар. Шулчакны Бибиәсма: «Яшь кәләш алты айдан соң бала таба, әмма аның бозау ире баланы үзеннән дип уйлаячак. Телем кычытканга түзә алмыйча: «Кемнән соң алай булгач?» - дип сорадым. «Нәкъ ярты ел элек ул хатын җылы якта - диңгез буенда ял итеп кайтты, димәк, баланың кемнән булуын үзе генә белә», - дигән җавап ишеттем. Кайдан белә диген ул аның ярты ел элек кайда һәм кем белән булганын, монысы табышмак.
Узган атнада безнең күрше Фәндәрия ирен югалтты. Бөтен шәһәрне астын өскә китереп эзләделәр - таба алмадылар. Бибиәсма моны ишетүгә, уйлап та тормады: «Эзләтеп кеше интектермә, ирең атнадан артык бер яшь чәчби белән әнә теге йортның фәлән фатирында яшәп ята», - дип әйтте дә салды. Фәндәрия шулчак ирен чүттән генә бәреп үтермәде. Хәзер тавыш-тыннары ишетелми, ярыйсы гына яшәп яталар кебек. Монда табып биргәне өчен Әсмага мең рәхмәт, югыйсә, шайтан белсен, бу хәлнең ни белән бетәсен», - дип акыл сатты Шәвәли карт.
Әле үземнең дә аннан сорыйсы әйберем бар, рәттән яшибез, ә вакыт ягы тыгыз, аны һич очратып булмый. Карчык белән картайган саен хәтеребез начарая бара, сөйләсәң кеше көләр, тик әйтмичә дә ярамый. Бервакыт минем карчык: «Онытуым бар, яхшылап кара, менә монда кыстырам», - дип, күз алдында пенсиядән җыйган бер төргәк акчаны каядыр яшерде. Хәзер хәтер дигәне бөтенләй юк, күпмедер вакыт узуга, ул акчаны кайда яшергәнне икебез дә онытканбыз. Шуны Бибиәсмадан сорыйсы иде, әгәр шул акчаны табып бирсә, урталай бүләр идек дим. Ничек уйлыйсың, күрше, табармы югалган акчаны? Аның өчен чүп кенә бу, минемчә, табар, артык акча беркемнең дә кесәсен тишми бит ул.
Нәкъ шул чакта Шәвәли карт белән сөйләшеп утырганда Бибиәсма үзе килеп чыкты. «Нәрсә машинаңны эзлисеңме?» - дип сорады, күзләре белән мине бораулап. Аны эзлисе юк, әнә күрше ишегалдында тора. Ну, шушы ирләрне, әйтер идем... Төнлә кыек юлда йөргәндә, салмыш баштан, машиналарын кая куйганнарын да оныталар. Йә кайда булганыңны, кем белән гөнаһ юлын таптаганыңны кадерле былбылыңа җиткерсәм, ни белән бетәчәген аңлыйсыңмы? - дип, күзендә очкыннар уйнаган хатын миңа усал бәбәкләрен төбәде. «Юк, юк, кирәк түгел», - дип, куркуымнан, үзем дә сизмәстән пышылдауга күчеп, артка таба чигендем. Инде нишләргә?! Кереп хәзер үк төнлә кайда йөрүем турында дөресен сөйләп бирергәме яки дәшмәскәме? Юк, дәшмәвең хәерлерәк булыр, Бибиәсма, бәлкем, онытыр әле. Ә онытмаса, урамда очратып машина турында хатыныма сөйләсә, нишләрсең? Моны күз алдына китерүе дә куркыныч, бу - башың бетте дигән сүз.
Шуларны уйлап, кыяр-кыймас кына фатир ишеген ачып кердем. Хәләл җефетем чыраема карап алды да: «Машинаң өчен борчылганың йөзеңә чыккан, тимер өчен баш ватма, энә түгел, табылыр әле», - дип, мине тиргәп атты. Белсә иде хатын-кыз, андый вакытта иренең башында нинди уйлар чуалганын. Их, белми шул, бәлкем, кирәк тә түгелдер, нәрсә борчыганын үзем генә беләм, машина кайгысымы монда...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: