Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Күрсәтер үз көчен

Шигъри тәлгәшләр

Кышлар үтте. Язлар җиргә килде,
Боз – керфекләр сирпеп түбәдән,
Китәргә һич теләмичә кышлар,
Әйтерсең лә, яшьләр түгәләр.

Тып-тып тама керсез күз яшедәй,
Керфекләрдән җиргә тамчылар,
Яз җилләре кисә кар катламын,
Әйтерсәң лә, үткен кайчыдай.

Салкын сулыш өреп кыш кайвакыт,
Эшләсә дә әле үз эшен,
Ташкын булып китәр кар сулары,
Яз күрсәтер тиздән үз көчен.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев