Туган як

Күрмәгән җирен күргән

Җор сүзле Мансур түп-түгәрәк, йоп-йомыры кеше иде. Авызыннан да йоп-йомыры, тапкыр, мәзәк сүзләр атылып кына тора. Гадәттә, аның күзенә чалынган һәр нәрсә көлкегә әйләнеп килеп чыга иде.

Шулай бервакыт Мансур кинәт кенә бик нык ябыга башлады. Минем: «Мансур, әллә авырыйсыңмы, нишләп болай ябыктың?» – дигән соравыма, ул ике дә уйламыйча: «Яхшы булды әле, унбиш ел күрмәгән урыннарны күрә башладым», – дип, шаярып җавап бирде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: