Туган як

Күргәне булмаган

Бервакыт Мансур хатыны белән Яр Чаллы шәһәренә гипермаркетка барган.

Кирәк-яракларын сайлап алып, касса янына килгәннәр болар. Хатыны акча түләгәндә, Мансур читкәрәк барып баскан. Кассада «сдача»га вак акча юк икән. Мансурны касса янына чакырып китергәннәр. 
– Биш меңне ваклый алмыйбыз, кесәңдә вак акча юкмы? – дип сорыйлар моннан.
– Биш меңлек акча буламыни? – дип гаҗәпләнгән Мансур. 
– Ни эшләп булмасын, ба-ар?!  
–  Минем өйләнгәннән бирле акча күргәнем юк бит. Бөтен зарплатаны хатын ала. 1998 елда акча алышынган дип ишеткән идем аны. Кая, күрсәтегез әле, биш мең сум акча нинди була ул? – дигән Мансур, барысын да гаҗәпкә калдырып.
Кассирлар шул чаклы кызганганнар Мансурны. Акчаны күрсәтеп кенә түгел, хәтта тотып карарга да рөхсәт иткәннәр... Мансур акчаны яктыга борып: 
– Ә кая соң монда Ленин бабайның башы, нишләп юк? – дип, тагын да ныграк гаҗәпләнгән Мансур.
Акча күрмәгән Мансурны күрергә, гипермаркеттагы барча халык җыелган. Берәүләре хатынын тиргәп, икенчеләре Мансурны жәлләп, артларыннан карап, озатып калганнар. 
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: