Туган як

Күрә инде ир башлары

– Мансур, чәчең коелып беткән ләбаса! Гел пеләш калгансың!

– Хатын бит, көн саен сыпыра. Учына төкереп сыпыра. Чәчең тырпаеп тора, дигән була... 
– Чәчең юк ләбаса, нигә сыпыра?
– Өйрәнгән гадәт буенча.
– Синең чәчсез булуыңа аның сыпыруының ни катнашы бар соң? Сыпырса ни булган?
– Хатын-кызның төкерегендә агу бар, диләр. Шуңа коела икән ул чәч. Күрә инде ир башлары, күрә-ә-ә-ә. Минеке ярый ун елдан соң гына коелып бетте. Хатынның агуы бик көчле булмаган, ахры. Агуының зыяны тимәсен дип, каз мае сатып алдым. Көн саен таба майлый торган канат белән майлап торам. Үзең белән бергә эшләгән иптәшеңнән  сораганың булдымы нишләп пеләш калганын?
– Сораган идем, химкомбинатта эшләү нәтиҗәсе диде.
– Алдый ул, алдый, ышанма. Аның хатыны, беләсеңдер инде, усалның да усалы! Усал гына да түгел, зәһәр усал. Учына төкереп, ике генә сыпырган, кулы тимәгән арткы ягында гына чәче калган. Хәзер мин кемнең хатыны нинди икәнлеген ирләренең башларына карап кына беләм... Күрә инде ир башлары, күрә-ә-ә...
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: