Туган як

Котылдым

Беркөнне подъезддан чыксам, ни гаҗәп, күземә күренәме дип торам: ишегалдында ник бер машина булсын! Гадәттә, хуҗалары бу вакытта, эшкә бару өчен, берсен-берсе узып мотор җылыта, һәр ишегалды куе төтен белән каплана. Бүген алай түгел, бүген тыныч, әнә газондагы яшел чирәмдә чыпчыклар чыркылдаша, шунда ук кемнеңдер песи балалары мәтәлчек атып уйный....

Беркөнне подъезддан чыксам, ни гаҗәп, күземә күренәме дип торам:
ишегалдында ник бер машина булсын! Гадәттә, хуҗалары бу вакытта, эшкә бару өчен, берсен-берсе узып мотор җылыта, һәр ишегалды куе төтен белән каплана. Бүген алай түгел, бүген тыныч, әнә газондагы яшел чирәмдә чыпчыклар чыркылдаша, шунда ук кемнеңдер песи балалары мәтәлчек атып уйный.
Аптыравымнан юлымда беренче очраган күршедән: «Нәрсә булды, машиналар кая юкка чыкты», дип сорадым. «Кичә кич кайсыдыр юньсезе берәүнең ишегенә кадак белән сыдырып эз калдырган, шуңа күпләр машиналарын гаражларына илтеп куйды, кемдер - түләүлегә, кемдер - танышларына... Мин үземнекен авылга алып кайтмыйча булмастыр дип торам. Беркөнне телевизордан кайсыдыр шәһәрдә машиналарның кузовын сыдырып йөрүче маньякны күрсәттеләр. Бездә дә шул булмагае, ни әйтсәң дә, куркыта», - дип җавап бирде күрше.
Заманында машина җене миңа да кагылды. Муеннан бурычка батып, кредитка «иномарка» алып җибәрдем. Ишегалдында аның тузанын сөртеп, үзем кебек иләсрәк ирләр белән, «синең моторың ничә ат көчле, безнеке бензин ашамый, синеке ашыймы», дип бәхәсләшкән чаклар әле дә онытылмый. Төннәрен юньле йокы күрмичә, ишегалдында торган кыйбатлы «иномарка»ны саклап, тәмам авыруга сабыштым. Бөтенләй чит машинаның сигнализациясе чиный башласа, йөрәгем «жу» итеп китә иде. Төннәрен бәдрәфкә бару урынына, әллә ничә мәртәбә машинам үз урынындамы дип тәрәзәдән карый башладым. Иртән эшкә барыр алдыннан кан басымы күтәрелүдән баш чатный, лепелдәп йөрәк тибә, шушы да булдымы тормыш?! Әле дә аптырыйм, ничек чыдаганбыздыр ул машина белән...
Бервакыт, «килегез, кан басымы белән бездә учетта торасыз», дип поликлиникадан шалтыраттылар. Сәбәбе булмаса да, чакыргач бардым. Табиб тыңлап карауга, «йөрәк тибешегез яшьләрнеке кебек, кан басымыгыз нормада, кайда дәваландыгыз, нинди дару эчтегез», дип аптырап калды. «Беркайда да дәваланмадым, бернинди дару эчмим, бер ел элек машинамны саттым, шуннан бирле велосипедта йөрим, шуның нәтиҗәсе бу», дигәч, күзләре шар булды тегенең. Хәзер бөтен җиргә дә велосипедта гына йөрим, бензинга, ремонтка күпме акчаның тотылмыйча кесәмдә калганын бүген генә аңлый башладым. Онытылды табиб кабинетларын таптап, шәһәр буйлап, кан басымын җайлый торган кирәкле дару эзләп интеккән чаклар. Дөрес, бу сөекле хәләл җефетемә бик үк ошап бетми булса кирәк. «Машина булмагач, авылга да, классташлар очрашуына да кайтып булмас инде», дип зарланганы еш ишетелгәли башлады. Беләбез ул классташлар очрашуын, баеганмы-юкмы икәнеңне утырып кайткан машинаңа карап бәялиләр. Авылга кайтам ди-сәң, карчык, әнә такси йөреп тора! Подъезддан алып китә, авылдагы йортыгызның капка турысына илтеп куя. Ярар, дөресен әйт әле, сиңа таза ир ки-рәкме, яки баш бәласе булган бер өем тимер-томырмы?! Шунысы сөенечле, хәләл җефетем мине сайлады, кичә үз авылына таксида гына элдертте.
Хәзер кан басымы онытылды, төннәрен тыныч йоклый башладым кебек, шулай да кайчагында, иске гадәт буенча, «ничек икән анда», дип тәрәзәдән ишегалдына күз төшереп алгалыйм әле. Бернишләп тә булмый, күрәсең, кыйбатлы машина бәясе йөрәгемә нык сеңеп калган...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: