Туган як

Коткы

Юмореска

Шәһәргә йомыш белән киткән Шәмәр-җанның куркыныч чир эләктереп кайтуы турындагы хәбәр авыл буйлап яшен тиз-легедәй таралып өлгерде. Кибет тирәсенә җыелган хатыннарның берсе: «Иртән керсәм, Шәмәр башын күтәрә алмыйча гыж-гыж сулап, караватында аунап ята. Хатыны шәһәрдә салкын сыра эчкәнгә тамагы шешкән дигән булды, ышанмадым. Мин җүләр түгел, телевизор карыйбыз, аның теге кабахәт вирус эләктергәне чыраена чыккан», – дип әйткәч, тирәсендәге куркып калган хатыннар бер-бер артлы читкәрәк китеп бастылар.
Арада тагын берсе: «Беркөнне Шәмәр иремнән биш мең бурычка алып торды. Белмим, болай булгач бирерме-юкмы?», – дип уфтанды. Моны ишетеп торган янындагы хатын: «Ай-һай, бирмәстер, Шәмәр саран ул, ике атнадан терелә-нитә калса, шатлыгыннан биш мең бирәчәген барыбер онытачак», – дигән нәтиҗәгә килде.
Авылда бу яңалыктан иң курыкканы – бердәнбер кибет хуҗасы Нурания булды. Кибеткә кергән һәр авылдашына ул: «Шәмәрнең үзенә дә, хатынына да нык-лап аңлатыгыз, чир таратып, монда килеп йөрмәсеннәр. Товарым болай да сатылмый, аларны күргән халык кибетемә бөтенләй йөрми башласа, бер тиенсез калачакмын, – дип, кат-кат әйтеп җибәрде. – Өстәвенә, кеше аша кызыбызны киленлеккә сорарга килергә җыеналар дип ишеттем. Шәмәр малае ялкау ул, аталары шулай авыр хәлдә ятканда алар белән туганлашып торасым килми әле. Бу вирустан килгән расхудларымны болай да ничек капларга белми баш ватам».
Өч көн буе Шәмәрләр капкасыннан кергән-чыккан кеше күренмәде. Урам буйлап килүче авылдашлары аларның йортларын бераз читтәнрәк узарга тырыштылар. Күршеләре: «Шәмәр хатыны узган атна кибеттә Нурания белән чутлашканда акчасы җитмәгәч, миннән мең ярым алып торды. Хәзер шуны кереп сорасам, ул иреннән теге зәхмәтне эләктерергә өлгердеме икән әле?» – дип уйга калды. Арада телевизордан вирус турында тирән мәгълумат туплап өлгергәне: «Ул зәхмәтне бер төчкерүдә йога дип сөйлиләр. Үзең уйлап кара, Шәмәр хатыны ире тирәсендә өч көн буе буталып йөрде, ул чирнең аңа да эләккәне көн кебек ачык», – дигән җавабын ишеттерде.
Авыл халкы шулай ут йотып яши башлау-га дүрт көн узды дигәндә, капкадан чыгып килгән Шәмәрнең зур гәүдәсе күренде. Урамга чыгуга ул як-ягына каранып, бераз уйланып торды һәм ныклы адымнар белән кибеткә таба юнәлде. Шунысы га-җәп, урам буйлап барганда аның кычкырып исәнләшүенә берәү дә җавап бирмәде. Гадәттә аны һәрчак һау-һаулап каршы алган усал күрше эте дә, Шәмәрҗанны танып алуга койрыгын кысып тизрәк капка астына кереп
югалды. Ул кибеткә килеп керүгә андагы биш-алты авылдашы исәнләшеп тә тормыйча, тиз арада чыгып таю ягын карадылар. Аны күрүгә, куркуыннан агарынып калган кибетче Нурания борынына маска элеп: «Ник кердең? Нәрсә кирәк?» – дип, чәрелдек тавыш белән кычкырып җибәрде. Шәмәрҗан: «Менә монысын бир», – дип, эреләнеп кенә иң затлы шешәгә төртеп күрсәтте һәм биш меңлек сузды. Нурания кулына тиз генә перчатка киеп чирканып кына ир сузган акчаны касса тартмасына алып бәрде. Кибет эче буш булудан файдаланып Шәмәр ашыкмыйча гына кулындагы пакетын затлы кыйбатлы ризык белән тутырды.
Иренең туган көне булганга, аның хәләл җефете иртәдән кичкә тикле иренмичә табын әзерләп, өстәл белән плитә арасында бөтерелеп йөрде. Гәрчә барлык күп санлы туган-тумачаларына сотовый аша: «Килегез, бездә юбилей», – дип, алдан хәбәр итеп куйсалар да, бу көнне алар капкасыннан узучы булмады, берәү дә кермәде. Ир белән хатын кич буе бу хәлгә аптырап, бер-берсенә карашып утырдылар. Чирләп ятып, соңгы вакытта авылда зур үзгәреш булганын алар сизми калдылар. Гаҗәпләнерлек берни юк, нинди туган көн ди монда, бәйрәмнәр онытылды. Чынбарлыкта исә, Шәмәрҗан шәһәрдән «вирус» эләктереп кайтканнан бирле, авыл халкы күңеленә коткы кереп ояларга өлгергән иде.

Илдар Хәйруллин

фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: