Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Коткарыгыз безне!

Мин исемемне атамыйм, чөнки очына чыга алмассыз. Исемнәрем бихисап. Кем икәнемне генә әйтәм. Мин –машина.

                                                                                                  (Памфлет)
Мин исемемне атамыйм, чөнки очына чыга алмассыз. Исемнәрем бихисап. Кем икәнемне генә әйтәм. Мин –машина. Барлык тереләрне һәм тере булмаганнарны үз җилкәмдә йөртәм. Кайбер түрәләр, юлда йөрү кагыйдәләрен канунлаштыручылар һәм аны тормышка ашыручылар мине бик үк белеп җиткермиләр кебек.  Минем бит хәзер гаиләм ишле. Шәһәребезнең һәрбер гаиләсендә мин иң кирәклесе, яратканы, тормышны алга сөйрәүче булып торам.
Моңа кадәр миңа кадер-хөрмәт зур иде. Хуҗам кичен кадерләп гаражыма илтеп куяр, иртән алып чыгар, тәмле бензин белән сыйлар, авырткан җирләремне төзәтер иде. Вакыт уза, чабата туза, дигәндәй, сәгать теле алга барган саен хәл мөшкелләнә башлады әле. Йөри торган карлы юллар тарая, көн җылытса, җәяүлеләрне пычрак су белән коендырып үтәргә туры килә. Хуҗам да ялкауланды. Эштән кайткач, мине җылы гаражга илтеп куясы урынга, йорт янында яисә балалар бакчасы коймасы янында ташлап калдыра. Төнлә өстемә салкында - кар, җылыда яңгыр ява.
Иртән хуҗам миңа кереп утыра, уята, кузгалып китәбез. Уң якта да, сул якта да - минем иптәшләр, машинадашлар. Юлда бөке. Теләсәм дә, теләмәсәм дә, җәяүлеләр сукмагыннан барам. Ә алар миннән куркып, кайсы кая кача, поса. Мине сүгәләр, каргыйлар. Кайдан йөрергә соң? Ишегаллары тар, ә безнең гаилә ишле. Яз җитеп, чирәмнәр баш калкыта башлагач, яшеллек зоналарына безне кертмәячәкләр икән. 1 апрельдән шундый канун гамәлгә кергән әнә. Хәзер безгә нишләргә?
Бер тәкъдимем бар: тиз арада безне гаражларга куйсыннар иде. Шәһәр җитәкчеләре җир асты һәм җир өстендә, торак йортларга якынрак урыннарда биш-алты катлы парковка урыннары төзү турында кайгыртсыннар иде.
Мәскәү һәм Казан кебек башкалаларыбызда шундый машина кую урыннары булдырылган бит. Теләкләре булса, безнең хәлне аңласалар, күктән йолдыз да алып төшә алалар. Коткарыгыз безне!

Нурулла АБДУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X