Туган як

Көнләшү галәмәте

Гөлйөзем, күптәннән күзәтеп йөрим синең ирең көнләшү дигәнне бөтенләй белми, ахры? Юк-ла, нишләп ачуым чыкканга сорыйм ди, сине жәлләгән өчен генә. Үзең уйлап кара, шушы минутта кайда нишләп йөргәнең белән әз генә дә кызыксынмый бит ул. Синең кайда булуыңны тикшермәгәч, нинди ир ул, димәк якын итми, ярату турында сүз дә...

Гөлйөзем, күптәннән күзәтеп йөрим синең ирең көнләшү дигәнне бөтенләй белми, ахры? Юк-ла, нишләп ачуым чыкканга сорыйм ди, сине жәлләгән өчен генә. Үзең уйлап кара, шушы минутта кайда нишләп йөргәнең белән әз генә дә кызыксынмый бит ул. Синең кайда булуыңны тикшермәгәч, нинди ир ул, димәк якын итми, ярату турында сүз дә юк монда.
Әнә, минеке һәр атлаган адымымны белеп тора, эшемә көненә кырык тапкыр шалтырата. Бергә эшләүче хатыннар, «Ирең синнән башка сулый да алмый», дип көлешә башладылар. Эштән кайтканда трамвайда чит ирләр белән эткәләшеп-төрткәләшеп йөрмәс өчен, «Биш минутта кайтып җит», дип кыйбатлы иномарка алып бирде.
Бервакыт эштән соң бераз тоткарланган идем, «Фу, синнән ят ис килә», дип шундук бәбәген акайтты. Мин әйтәм, подъезд төбендә күрше хатыны белән сөйләшеп тордык, адәм көлкесе, алар бәләкәй этләренең җонын каядыр алып барып, мең ярым түләп тигезләткәннәр. Мең ярымга җонын кыркыган эт нинди була икән дип, кулыма алган идем, шуның исе киемемә сеңгәндер, дидем. Моны ишетүгә, ирем шундук «Мә, син дә чәчеңне тигезләтеп кайт», дип кесәсенән биш меңлек чыгарып тоттырды. Нәрсә бу, көнләшүме, яратумы, башым эшләми, аңлап бетермим, Гөлйөзем. Ярар, иремнең андый иләс-миләслегенә күптән күнектем инде, алар нәселләре белән шундый көнчел бит...
Әле, җитмәсә, авылда нәкъ үзенә охшаган энесе Бәхтикәй яши. Дөрес, анысы хатыныннан түгел, баҗаеннан көнләшә. Ул баҗае баеганнан байый, Бәхтикәйнең аннан калышасы килми. Аның йортының зурлыгы, машиналары саны турында сөйләп тә торасы юк. Бакча янындагы саунада бассейнга тикле бар. Алмагачлар арасыннан күңел өчен фонтан бәреп тора. Тик бервакыт Бәхтикәйнең бай баҗае әллә тиешле кеше белән вакытында бүлешмәгән, әллә кирәклесенә бирмәгән, кыскасы, аны кычкыртып утыртып куйдылар. Шул көннән Бәхтикәй саргаеп кибә башлады. Хатыны нинди генә кыйбатлы табибларга күрсәтмәде, карчыкларга да йөртеп карады, файдасы тимәде. Авылдашлары бу хәлне Бәхтикәйнең яраткан баҗаен югалтуы белән бәйләделәр. Башка сыймаслык ахмак-
лык! Нишләп яраткан баҗае булсын ди, гомергә күрәалмады ул аны, яратмады үзен уздырган кешене. Авылда ярышып
баерга бүтән кеше калмады, димәк Бәхтикәй өчен тормыш мәгънәсен югалтты. Менә, Гөлйөзем, көнләшү нишләтә кешене!
Синең иреңә килгәндә, үз хатынын көнләшмәгән иргә ышаныч юк, аның иртәгә үк бүтән хатынга ияреп чыгып китүе мөмкин. Дөрес, минеке берәүгә дә иярмәде, иярер өчен, иң әүвәле, миннән котылырга кирәк әле, ә мин, Гөлйөзем, белгәнеңчә, җиңел котыла торганнардан түгел. Болай булгач, без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, димәк, бу чын мәхәббәт булып чыга түгелме?!
Сиңа да шундый мәхәббәт теләр идем, ирең көнләшә белмәгәч, бик шикләндерә. Андый ирләр үзләрен генә ярата. Гөлйөзем, бәлкем ялгышамдыр да, әмма үз хатыннарыннан көнләшмәгән ирләр бик сирәктер хәзер. Андыйлар юк диярлек, берсен генә күрсәтсеннәр иде, мин аңа һәйкәл куяр идем. Алдап әйтмим, мин бит төзелештә эшлим, чын һәйкәл, таштан, юк, тимер бетоннан!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: