Туган як

«Көн дә бәйрәм, көн дә туй»

Нинди генә көннәр, нинди генә бәйрәмнәр юк хәзер. Шуның кадәр бәйрәмнәрне белмичә, бер-беребезне котлашмыйча ничек яшәдек икән без моңа кадәр?

Һөнәри бәйрәмнәр генә җитмәде, тагын әллә нинди көннәр уйлап чыгардык. Календарьны яки интернетны ачып карасаң, хушың китәр: Дуслар көне, Кочаклашулар көне, Алма көне, Кыяр көне, Кызлар көне, Малайлар көне!.. Боларның барысын да бәйрәм итә калсаң, акчаң да, сәламәтлегең дә җитмәс.

Әле менә, 8 Март кына аз булды, пыр туздырып Әниләр көнен бәйрәм итә башладык. И, котлаштык, и макташтык инде бу көнне бер-беребезне! Тик, шушы бәйрәм шаукымында, исән балалары булып та картлар йортында яшәүче апалар ни уйлады икән?! Аларны котлап шалтыратучы, бүләк бирүче булдымы соң?

Ярар, бер-ике көн үтүгә, тагын башка бер бәйрәм исләренә төшкәнче, интернет, Ватсап, Телеграмм каналлары тынып калды. Әниләр дә онытыла төште кебек. Интернетта матур сүзләр язып, «йолдыз» булу ул бер нәрсә. Ә көн аралаш әниеңнең хәлен белеп, ярдәмләшеп тору – монысы күпкә авыррак.

Бәхеткә, июль аеның өченче якшәмбесе әтиләр көне итеп билгеләнде. Чыннан да, ир затыннан башка хатын-кыз ана була алмый. Хәтта нинди генә заманча ысулларны кулланса да, ир заты кирәк әлегә әни булыр, бәби табар өчен. Алай гына да түгел, әниләр кебек үрнәк әтиләр дә бик күп. Җитмәсә, кайбер «күке» анага караганда, әтиләр яхшырак та була баласы өчен...

Бу ел бетә инде, башка бәйрәмнәре дә калмагандыр дип, киләсе елда булачак бәйрәмнәрне барлыйм дисәм, гыйнвар башында ук, Яңа ел ялларыннан айнып кына килгәндә, 11 гыйнварда «Рәхмәт көне» билгеләп үтелә икән. Әйтерсең, башка көннәрдә рәхмәт әйтергә ярамый. Ул рәхмәт сүзенең бәясе шулкадәр төште, аны зур-зур итеп, уңга да, сулга да чәчәбез. Ярар, озын сүзнең кыскасы, тегендә монда сугылгалап, бәйрәмнәр хакындагы әйтәсе килгән сүзләремне әйтеп салдым. Ә чынлап кына әйткәндә, мин СССРда калган балачагымны, декабрь ахырында, Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелә торган СССР төзелгән көнне сагынам. Барлы-юклы киемнәрне барлап, башка милләт вәкиле киеме әмәлләгән мәктәп елларын сагынам. «Үстергән дә безне чын дуслык» дип горурланып җырлаган җырларымны сагынам.

Аннан инде, үзебез алып килгән пакетка салган бер алма, бер мандарин, бер-ике шоколад конфетлы Кыш бабай бүләген сагынам. Балачакка кайтып, ватылган яңа ел уенчыгын төеп, Кар кызы калфагы ясыйсы килә. Әниләрнең марлядан теккән ак күлмәген киясе килә. Уйлап карасаң, безнең чорның Кыш бабае да бәхетле булган. Чөнки аннан квартира, айфон сорап тинтерәтмәгәннәр, барына риза була белгәннәр. Хәзер бит бот буе сабый да Кыш бабайдан әйбер сорап, су буе хат яза. Шунысы кызганыч, безнең балачак, рухи кыйммәтләр белән истә калса, хәзерге балаларны берни белән дә шаккатырып булмый инде.

Энҗе Галиева

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: