Туган як

Көмеш туй

Арып-талып, дөнья акча түгеп, көмеш туйларын уздырганнан соң, ир белән хатын үзенекен уйларга утырды. «Нәрсә инде бу? Әйтергә тел әйләнми, егерме биш ел гомер узган да киткән», - дип уйлады, хатыны белән шулай озак яши алуына гаҗәпсенгән ир. Ярар, ичмасам, үкенерлек түгел, яшисен яшәп калды. И-и, булды инде, булды, булмаган...

Арып-талып, дөнья акча түгеп, көмеш туйларын уздырганнан соң, ир белән хатын үзенекен уйларга утырды.
«Нәрсә инде бу? Әйтергә тел әйләнми, егерме биш ел гомер узган да киткән», - дип уйлады, хатыны белән шулай озак яши алуына гаҗәпсенгән ир. Ярар, ичмасам, үкенерлек түгел, яшисен яшәп калды. И-и, булды инде, булды, булмаган кая... Бервакыт күрше шәһәргә командировкага баргач, оешмага дигән кирпечне сатып, кунакханәдә атна буе типтереп яттылар. Ул чакны күңел ачуга күрше бүлмәдәге табак битле, зур гәүдәле хатыннар да кушылганнар иде. Онытылмаслык чын бәйрәм булды ул. Акчалары беткәч кенә кире борылып кайттылар. Эш белән йөрдек, дип ышандыргач, хатыны әз генә дә шикләнмәде.
Икенче юлы бүтән районга семинарга җибәрәләр дигәч тә, ышанды. Монысында тагын да күңеллерәк булды, кафеда эшләүче таныш хатыны аны өч көн буена сыйлады, назлады, кунак итте. Бер ияләшкәч, исәбе бөтенләй кайтмаска иде, тик эшендә эзләүләрен уйлап, «алар миннән башка булдыра алмыйлар», дигән сылтау табып, тизрәк өенә кыяклады.
Аннан, юк-бар чир табып, врачлар кушты дигән сылтау белән төрле санаторий, ял йортларына йөрүләрне дә һич онытып булмый. Анда танышкан хатыннар әле һаман шалтыраткалап торалар. Ялгыз булганда ул алар белән бик иркенләп сөйләшә, әмма хатыны өйдә булса, «Ялгыш эләккәнсез», - дип тизрәк трубканы куярга ашыга. Берсе, хәтта, иреннән аерылып, чемоданын күтәреп юлга җыенган иде. «Килә күрмә, бик еракка, командировкага китәм», - дип куркыткач кына, тыелып калды. Шунысы кызык, үз хатыны аның уҗымга йөргәнен сиздеме икән?! Юктыр, сизмәгәндер, югыйсә, шулай бергә озак яши алулары икеле. Дөрестән дә, вак-төякне исәпкә алмаганда, хәләл җефете белән бик тату яшәделәр. Аның былбылы баштан ук яратып чыгам диде, димәк, аның да егерме биш елы тикмәгә узмаган. Күпләрнең шулай яшиселәре килә, булдыра гына алмыйлар. Бер уйласаң, көмеш туй уздыру уен эш түгел, шуңа һәркемгә тәтеми ул...
Шулчакны уйга бирелеп утырган иренә: «Кемгә кирәктер аның көмеш туе, хәзер генә аңладым, күпме гомерем әрәмгә үтте», - дип хатыны да кушылды. Кияүгә чыкканда, боткабыз пешәр, ахыры, дип өметләнгән идем, барып чыкмады. Дус хатыннар, бай ирләре булгач, күптән иномаркада йөриләр, ә ул ничәмә еллар буе мине гади инженер окладына яшәтте. Хәзер генә, «Мин булдырдым», -
дип мактанган була. Булдырды ди, пычагым. И-и аның йөргәннәрен онытып буламыни! Ул, җүләр, мине һаман сизми диеп йөрде. Бик сизмәс идем, дус ишләр аның кайда, кем белән йөргәнен түкми-чәчми җиткереп тордылар. Ярар, егерме биш ел буена моңа күз йомып, түзеп йөрдем, инде җитәр, гарык, хәзер турыдан йөзенә бәреп әйтсәм дә ярыйдыр...
Бу минутта аның уен бүлеп, «Кара әле, алай да безнең кебек яратышып яшәүчеләр сирәктер, шулаймы»? - дип ире телгә килде. Әле бая гына еллар буена җыелган ачуын басарга җыенган хатынның авызы йомылып калды. Инде нишләргә, ризалашыргамы, әллә дөресен әйтергәме?! Дөресен әйтсәң, ошатырмы, юкмы, ә ошатмаса... Ни әйтсәң дә бүген көмеш туйлары узды. Юк, бер яктан, начар яшәмәделәр кебек. Ул йөрү дигәндә башка ирләр дә кимен куймый, әле артыграк та булмаса. И-и, ул ирләрме, аларныкы сөйләп бетергесез... Ярар, матуррак итеп, үпкәләтмичә ничек җайларга соң? Әллә болайрак әйтимме? Хатын тасма телләнеп: «Белмим, безгә охшашлы парлар бармы-юкмы, анысын әйтә алмыйм, әмма синең кебекләр сирәктер», - дип авызын ерып җибәрде һәм көмеш туйга бу урында соңгы нокта куелды.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: