Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Көлсәң көл, еласаң ела

Азау теше чыккан

Безнең авылда Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗметдин бабай яши иде. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, балаларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, мәктәпкә чакыралар иде без укыган еллларда. Бервакыт Нәҗметдин бабайны да чакырганнар. Ул «Матур итеп сөйли белмим», – дип, балалар белән очрашуга йөрми иде. Бик ялынып сорагач, барырга булган. 
Сугышта башыннан кичкәннәрне сөйләгәч, «Почетлы пионер»га алып, муенына кызыл пионер галстугы тагып, чәйләр белән сыйлап, тагын килүен сорап, озатып калганнар. 
Шул вакыйгадан соң күп тә үтми, авызында булмаган тешләре авырта башлый аның. Хастаханәгә баргач: «Бабай сиңа теш чыга», – дип кайтарып җибәргәннәр. Җитмеш яшьтә теш?! 
Бик авырттырып булса да, чыннан да, дүрт азау теш чыккан моңа! Нәҗметдин бабайның сөенүен күр-сә-ә-ң! Вәт карт юлә-ә-әр! Егерме ел элек мәктәпкә барган булсам, әллә кайчан теш белән йөргән булыр идем!  
– Икенче елга әбәзәтелне мәктәпкә барам, пионерга түгел «Почетлы октябрят»ка алсыннар, – дип сөйләнгән ул авылдашларга. 
Октярбятка алсалар, бәлки алгы тешләр дә чыгар дип, бик озак хыялланган... 
Баруын барды мәктәпкә, тик теш кенә чыкмады. Анысына бик көенде инде...

Кем сызгырган?

Миченә ягарга утыны беткәч, бер кеше урлап кына утын кисеп алып кайтырга булган. Балтасын алган да Сөн елгасының аргы ягына чыгып киткән. 
Агачны кисә генә башлаган бу, сызгырган тавыш ишеткән. Туктап тыңлый – чыннан да, кемдер сызгыра икән. Әһә, каравылчы сызгыра, –  дип, кача-поса агачлар арасыннан йөгерергә тотынган. 
Сөн буена барып җиткәч тыңласа, сызгыру тагын да ныграк ишетелгән. Елганы йөзеп чыгып, 100-150 метр араны йөгереп үткән дә, хәтта үлән дә үсми торган Кызылтауга үрмәләп менеп киткән.  
Хәле бетеп, тау башына менеп утырган. Ә сызгырган тавыш һаман ишетелә икән. Карый-карый Сөн буенда да, ачык яланда да бер кеше дә күренми. Хәтта югарыга үрмәләүче дә юк бит ди. Шунда гына үзенең  борыны сызгырганын аңлап алган. Тырнаклары канаган, балтасын югалткан, ә үзе утынсыз да җылынган. 
Тау итәгеннән көтү дә кыйгачлап кына менгән, ә турыга кәҗә генә менә ала торган тауга үрмәләп менгәч, «Кәҗә» кушаматы да кушылган бу кешегә.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев