Туган як

Көлгәнгә – көлке

«Җизниләргә ярый ул»

Бервакыт кайнешләргә кереп, өстәл артына утырдык. Хатыны чәй ясады. Шикәр савытындагы шикәр комы кисәк-кисәк булып укмашкан, капчык төбе булгандыр инде. Мин калак белән шикәр комына үрелгән идем, кайнешнең өстәл артында утырган 5 яшьлек малае Салават:
–  Җизни, шикәр комын чәеңә салма, аңа апаем (сеңелесенә «апаем» дип дәшә) «пес» иткән!  Без шикәр комы белән чәй эчмибез, – димәсенме!
Бала-чага шикәр комын күп ашамасын өчен, аңа кайнеш шулай дип әйткәнлеген тиз чамаладым.
Мин:
– Әй, җизниләргә ярый ул, – дидем дә, шикәр комын чәйгә салдым.
Баланың күзләре түгәрәкләнде, кашлары күтәрелде, авызы ачылды. Мин чәй эчкәнне тын да алмый карап торды ул. Гомумән, бу вакыйга Салават өчен бик зур «сенсация» булды. Без кайнешләрдән чыкканда, бу «яңалык»ны күрше-тирәдәге бала-чага барысы да белә иде инде.              
–  Җизни апаем «пес» иткән шикәр комы белән чәй эчте! – дип, авыл буенча да сөйләп йөргән, малай актыгы. Авылда бу хәбәрне белмәгән кеше аз калгандыр.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: