Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Кич утырганда

Көлгәнгә – көлке

Культурныйлар күп

Шыгрым тулы «Газель»гә, этенә-төртенә, кулларына пакетлар тоткан бер әби килеп керә. Як-ягына каранып ала да, урын бирүче табылмагач: 
– Культурный кеше бетте хәзер! – ди, көрсенеп.
Җәелеп утырган җиреннән, таза гына егет, муенындагы галстугын төзәткәләп:
–  Нишләп бетсен, әби. Прусты, автобуслар гына җитешми, аз йөриләр!

Беләсе килә

Җәйге эссе көндә 95 яшьтәге карты белән әби чәй эчеп, кәефләнеп утыралар. 
Бабай:
– Карчык, алай-болай үлеп китсәм, мине судмедэкспертизага бирерсең, яме!
– ӘстәгъфируллаҺ! Сау-сәламәт килеш тузга язмаганны сөйләп утырма әле!
– Менә шуңа күрә әйтәм дә инде. Нигә үлгәнемне беләсем килә!
Инсаф КАШАПОВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев