Туган як

Көлгәнгә – көлке

Ризалашкан!

 Данис кибеттә тегесен сорый, монсын...  Әтисе:
   – И-и, улым! Өй синең уенчыклар белән тулган, атлап йөрер урын да юк бит инде.  Алмыйбыз, – дип каршы килә.
   Күңеле төшеп, борынын асылындырып бераз йөргәннән соң, Данис:
   – Әти, ярар, мин риза. Бернәрсә дә кирәкми. Хезмәт хакыңны бирсәң, миңа шул җиткән! – ди малай.

Хуҗага бар да ярый

 Бабасы сарайның тузган ишеген алыштыру ниятеннән, аны кубарып ыргыта. Читтән генә күзәтеп йөргән Данис: 
– Бабай, өйдә син хуҗамы? – дип сорый.
Мондый сорауны ишеткән бабай: 
– Әйе, улым, мин! – ди, горурланып.
Данис уфылдап куя:
– Хуҗа кеше ни теләсә, шуны җимерә. Ә миңа көзге ватарга да ярамый!
Инсаф КАШАПОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: