Туган як

Күктән төшкән ... алтын

Узган ел бакча алдык бит әле без, җәмәгать. Авылыбызда да шәп бакча бар иде. Тик шәһәрдән 200 чакрым ераклыкта булгач, барып-кайтып йөрүләр соңгы арада кесәгә суга башлады. Авылда үскән ун капчык бәрәңге урынына монда аны бер «КамАЗ» сатып алырга була икән...

Шәһәр яны бакчасында да тик ятып булмый. Яшелчә-жиләгең үссен дисәң, җиң сызганып эшләргә кирәк. Ярый әле ярдәмчеләрем күп – олы кызым, кече улларым. Төпчегем Тимурның бакчада иң яраткан ике шөгыле бар. Беренчесе шашлык әзерләү булса, икенчесе җиләк җыю. Бигрәк тә чия җыярга һәвәс ул. Беренчедән, җиләген дә бик  ярата. Икенчедән, уңыш күп булса, өй каршындагы базарга чыгып сату белән үзенә бераз акча эшләп ала.
Узган ел көз чия галәмәт күп булды. Үзем агачларның өске ботакларына кадәр үрелә алмыйм. Тимур күрше Боря дәдәй белән ике баскычны бергә ялгап, чияләрнең өске ботакларына кадәр кулларын сузып, чиләкләрен бик тиз тутыралар.  Ә мин алмагач астында сузылып ятып, бераз ял итмәкче идем. Әкренләп черем итеп киткәнмен. Берчак улым кинәт: 
– Әтием, кил әле монда! – дип кычкырып җибәрде. 
– Нәрсә, алтын таптыңмы әллә? – дип, урынымнан сикереп тордым. 
Тимур агач яфраклары арасында кош оясы күргән икән. Гади оя булып чыкмады ул. Элек карга-саесканнар ояны салам-балчык, нечкә агач ботакларыннан ясыйлар иде. 
Хәзер кошлар да прогресска ияреп, заманча материаллар куллана икән: оя төрле-төрле тимер, алюминий, хәтта бакыр чыбыклардан үрелгән... 
Кулына тырма алып, Тимур ярты сәгать диярлек ояны сүтеп маташты.
– Ник кош оясына тиясең? – дип әрләп караган идем, аны яклап Боря дәдәй сүз әйтте:
– Әнә, чия җимешләреңнең күбесен тишкәләп бетергәннәр бит...
«Оя кою» операциясенең азагында  бер сюрприз килеп чыкты. Тимур тагы бер кат «Килегез әле монда!» – дип сөрән салды.  
– Нәрсә таптың тагын? – дип янына килгәч, аның авызы колагына кадәр җиткәнен күрдем. 
Ә кулында чынлап та нәрсәдер ялтырый...  Игътибар белән карасам – җәй көне апасы югалткан алтын алка. Кош оясы саесканныкы булганын шушы табылдык ачыклады.   
Без кечкенә чакта: «Саескан, саескан, күкәй эчкән, ай эчкән, сабынны урлап качкан», – дип такмаклый идек. Томшыгына сабын кыстырып очкан кошларны күргән юк әле һаман да. Ә менә үзебезнең бакчада карак саескан оясыннан тапкан алка безне чыннан да шаккатырды...
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: