Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кияү шәп безнең!

ЮМОРЕСКА

Нурҗиһан, яхшылап тыңла, соңыннан әйтмәдең дип үпкәләп йөрисе булма, шушы арада кызымны кияүгә бирдем бит. И, и, ул яшьләрнең танышулары турында бүген үк утырып китап язарлык. Кызым елга буенда пляжда кызынып ятканда кемдер гәүдәсе белән кояшны каплаган. Күзен ачып җибәрсә, каршында нәрсәдер эчеп ике метрлы гәүдә басып тора ди.

«Бераз читкәрәк китеп булмыймы, кояшны каплыйсың», – дип әйткәч, теге гәүдә: «Булмый, монда кояш әйбәтрәк кыздыра», – дип җавап биргән. Менә шулай танышып киткәннәр. Ниндирәк кешеме, и, Нурҗи, кияү бик башлы безнең, кулында ике дипломы бар. Беренчесе буенча комбайннар ремонтлый алса, икенчесенә фермада маллар үстерергә яраклы белгеч дип язылган.

Юк, Нурҗи, әлегә эш эзләп караганы булмады. Үзең уйлап кара, шәһәрдә кайдан килеп комбайннар ремонтласыннар ди, өстәвенә мал фермасы да юк. Кызык кеше син, Нурҗиһан, каян белим ди кияүгә ул дипломнарның каян килгәнен. Синең кызың мәктәп тә бетерә алмады, аның каравы кулында югары белеме булуы турында өч дипломы бар. Ул дипломнарның каян килгәнен синең сораганың булдымы?

Юктыр шул, кияүнең машинасы да бар, нишләп булмасын, көн саен яңага утырып кайтканын тәрәзәдән күреп торам. Кит әле, такси дисеңме? Ышанмыйм, көн саен таксида йөрерлек акчасы каян булсын аның. Беркөнне кодагый: «Минем малай әлегә сездә торып торсын, фатирымнан склад ясадым, базарда сату итәм», – дип чылтыратты. Яши күрсен, иремне барыбер җәйгә авылга чеби үстерергә кайтарып җибәрәм. Кияү әйткәнемне тыңлый үзе, кибеткә бар дисәң, бик теләп йөгерә. Беркөнне кулындагы колбаса белән батонны кибеттән кайтышлый ук ашап бетергән иде.

Гаҗәпләнмим, бер уйласаң ул гәүдәне нәрсә ашап йөртергә кирәк, үзе акча дигәндә үлеп тора. Бервакыт телевизордан фермерларны күрсәткәндә: «Менә ничек яшәргә кирәк», – дип, хыялланып утырды.

«Алай баейсың килсә, ун баш үгез алып, шуларны үстер дә, сатып акча эшлә», – дип, авылга кайтарып куйдым. Өч көн узмады, аннан: «Киявең үгезләре белән юкка чыкты», – дигән хәбәр килеп иреште. Нурҗи, синең кайсыдыр киявең кызыңның фатирын сатып, үзенә яңа машина алган иде. Сүз таба алмыйм, бигрәк юньсез булып чыкты ул. Юк, безнеке андый түгел. Дипломында мал үстерү буенча белгеч дип язылган. Үгезләрне сатып җибәрергә ояты җитмәс аның. Тик шулай да, Нурҗи, иртәгә пляжга төшеп эзләп карыйм әле, шул буе белән берәрсенә кояш каплап тормыймы икән?

Икенче дипломы буенча комбайннар ремонтлаучы инженер бит ул! Юк инде, бу юлы: «Мә, акча эшләрсең», – дип, дөнья хәтле комбайн алып бирә алмыйм. Һич оныта алмыйм, кайсыдыр киявең: «Әби,таксида йөреп акча эшлим», – дип әйткәч, син аңа өр-яңа машина алып биргән идең. Борчылма, минеке табылыр, я, әйт әле, синең ул киявең кая хәзер!?

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев