Туган як

Кияү мунчасы

Беренче хатыны белән Әбдерәшит әллә ни озак яши алмады, кияү мунчасыннан соң аның яшь кәләше ни сәбәпледер, Ижаумы, Ырынбур ягынамы китеп югалды.

Әбдерәшит бу көнне бүгенгедәй хәтерли, мунчага ул иртәдән үк әзерләнә башлаган иде. Чистарак булганга, суны ерактагы чишмәдән ташыды, эссе булырга тиеш дип, мичкә дүрт кочак каен утыны якты, чабынырга өч пар себерке әзерләде. Уйларга да куркыныч, юыну сылтавы белән ничек итеп ир кеше хатын-кыз алдында анадан тума килеш калырга тиеш, ди?!  Кияү мунчасы көнне Әбдерәшит яшь кәләшенең күзенә күренергә оялып, үзенә юк-бар эш табып, ишегалдында мәш килеп йөргән булды. Бозауларга бер-бер артлы өч тапкыр башак тугылап бирде, үрдәк, тавык-чебешнең болай да чиста суларын алыштырды, капка төпләрен ялт итеп себереп чыкты. 
Шул арада аңа мунчага беренче булып яшь кәләш кереп киткәнен әйттеләр. Инде нишләргә?! Хәзер Әбдерәшит тә анда барырга тиеш булып чыгамы? Калтыранган куллары белән ничек кирәк алай чишенгән ир, ут эченә керергә җыенгандай, дер-дер килеп ишек тоткасына ябышты. «Ни булса да булыр, керергә дә, бер-берсен күрергә өлгергәнче, мич ташына рәттән биш чүмеч су тондырырга кирәк», – дип уйлады ул, ишек бусагасын атлап кергәндә. Кызган мич ташыннан чыжылдап чыккан пар шундук аның күз алларын томалады һәм бик озак таралмыйча торды. Бары бераздан гына Әбдерәшит яшь хатынының  гәүдәсен абайлар өчен кыяр-кыймас кына күзләрен ачты, әмма мунча эче буш иде. Соңыннан аңа яшь кәләшнең беренче мунчадан куркып, бакча аша гына әниләре ягына кыяклавы турында ишеттерделәр.  
Бу хәлдән озак кына өйләнмичә йөргән Әбдерәшиткә, авылда яшь кызлар калмагач, хатынлыкка күрше авылдан кырыкка җитеп килүче Ләйбүдәне димләделәр. Беренче күрешкәндә: «Колагым сызлый», – дигән сылтау белән, җәй уртасына карамастан, ул башына мамык шәл ураган иде. Колак сызлавын Ләйбүдә җәйнең салкын килеп, аяклары туңуы белән аңлатты. Кияү йортына килгәндә дә яшь кәләш шәлен башыннан салмады һәм шул килеш айга якын йөрде. Вакыт уза торды һәм ниһаять, кеше гайбәтеннән куркып, эшне озакка сузмыйча, алдагы ял көненә кияү мунчасын билгеләделәр. 
Бу көнне Әбдерәшит: «Анда баргач, эсседә хәл бетмәскә», – дип, иртүк ныгытып ашады. Ике тәлинкә токмач шулпасын, чебине капкалап куйганнан соң, болар янына дүрт йомырка өстәде һәм ярты гөбәдия белән чәйләп алды. 
Беренче өйләнүен истә тотып: «Бер авызым пеште, бүген шәт алдатмам», – дип, ул  бу юлы мунчаны бик кызу итмәскә булды, су җылынсын өчен, учакка бары ике-өч утын агачы гына атты. Артык кайнар һава зыянга гына дип, мичне томаларга да онытып, ул себерке әзерләргә чыгып китте. Ләйбүдә дә үз чиратында кияү мунчасына бик җентекләп әзерләнде, барча җылы киемнәрен яңадан барлап чыкты. Яшь кәләшенең мунчага кереп киткәнен Әбдерәшит бу юлы үз күзләре белән күреп калды. Эшне озакка сузмыйча: «Ярар, китте, димәк, мине көтә, керергә кирәк», – дип, яшь кияү Ләйбүдәсе артыннан ыргылды. Тиз генә чишенеп, ишек тоткасына ябышкач ул: «Тукта, кергәч нәрсәдер әйтергә кирәктер», – дип уйлап куйды. Мунча бусагасын атлап керүгә Әбдерәшит ниндидер ят тавыш белән: «Мин чабынырга яратам, синең ул яктан ничек?» – дип сорады. Каяндыр эчтән: «Әптер, чукынчык, ишекне яп, монда болай да суык», – дигән чәрелдәгән тавыш ишетелде. Шул арада туңып, гәүдәсе каз тәне белән капланган яшь кияүне мунчадагы кәләше аз гына да кызыксындырмады. Бу минутта башына  шәл урап, өстенә җылы халат, аягына киез итек кигән  Ләйбүдә куркуыннан, теше-тешкә тимичә, ләүкәдә дер калтырап утыра иде.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: