Туган як

Китмибез!

Хөрмәтле депутат иптәш! Моңарчы күпме яшәп, жалу дигәнне язганым булмады, хәзер сильсәвит Шәкүрнең кыланмышына чыдый алмыйча язмый хәлем юк.

Соңгы вакытта күз алдында авылыбыз таркала башлады, влач кешесе булса да, Шәкүрнең моңа ник бер җоны селкенсен. Сез хөрмәтлем, бу кеше ник болай зарлана дип баш ватасыздыр, юкка борчымыйм, хәзер барысын да түкми-чәчми сөйләп бирәм.
Былтыр авылыбызга фильшыр Сания килеп йөргәндә бездә ике дистәләп карт-карчык яши иде әле. Өч чакрымны җәяүләп килсә дә, ул иренмичә барчабызның кан басымын үлчәде, кемгәдер дару каптырды, һич булмаса башыбыздан сыйпады. Ни сәбәптәндер Сания айдан артык килми башлагач, халык төрлесе-төрле якка китә башлады. Иң беренче булып, тешем сызлауга чыдый алмыйм дип, берничә көн Әбдрәшит яңагын тотып йөрде. Аннан тешемне шайтан суы белән дә чайкап карадым, дару да кыстырдым, файдасы тимәде дигән булып, Әбдрәшит шәһәргә китеп югалды. Аның артыннан Мәйсәрә башым, колакларым шаулый, монда кан басымын үлчәр кеше юк дигән сәбәп белән, чакрым ярымдагы автобус тукталышына титаклады. Боларның эзләре суынырга өлгермәде, кем ашказаным авырта, кайсы буыннар сызлый, кыскасы, кем нинди сәбәп табып, кайсы кая юл тоттылар. Халык китә, авылыбыз бетә дип кычкырып, мин кичекмәстән өч чакрым ераклыкта утыручы сильсәвит Шәкүр янына йөгердем. Фильшыр Сания килмәгәч, халык чирли башлады, авылыбыз таралып бетте дип зарлануымны, ул юньләп тыңлап та тормады. Санияне пенсиягә озаттык, аның урынына килгән яшь кыз ике көн интернетта утырды да, кияүгә чыгам дип, кире шәһәргә китеп барды. Аның ире коткаручы диләр, ул авылга килеп кемне коткарсын ди, шуңа ул кыз кире кайтмас инде. Бүлнисне сагынсагыз, шәһәргә китегез, ярты пенсиягез врачларга китсә, калганы әптиктә калыр дип Шәкүр авызымны томалап куйды. Тамак яру дигәндә, үзем дә кимен куймыйм, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Пенсиябезгә монда да урын табыла, яртысы утка, газга китсә, калганы ипи-тозга гына җитә дип, Шәкүргә тавышын калынайтырга ирек бирмәдем.
Хөрмәтлебез! Авылыбызда бүгенге көндә минем янда ике ялгыз карчык кына калды. Аларның китәр җирләре юк, берсенең кызы Ижауда торса, икенчесенең улы каядыр Себер ягында, карчык үзе дә белмәгән зур шәһәрдә яши. Үземнең кызым да ипотекага фатир алдык, торыр урыныбыз бар, әти кил дип чакыра. Бара ди хәзер, авылда йортым була торып, бурычка алынган фатирда яшәргә башыма тай типмәгән әле! Аннан ни җаным белән китим ди, мин китсәм, ул карчыклар ялгыз калып, авылыбыз бөтенләй бетәчәк. Соңгы сүзебез шул, китмибез моннан, китсәк, башка җирдә безгә урын юк. Сез зур кеше, Шәкүрне генә иманга китерә аласыз. Аңлыйм, эшегез күп, алай да авылыбызга килеп, аны яхшылап ачулансагыз, безнең өчен берәр фильшыр табар иде әле дим. Без башкасын сорамыйбыз, кан басымын үлчәр кеше булса, шуннан артыгы кирәкми. Болай булганда, элек киткән халык, бәлкем авылыбызга кире кайта башлар иде дигән өмет булачак.
Сезгә зур ышаныч баглап, элек калхузда унтугыз ел бригадир булып эшләгән Хөснимәрдән.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: