Туган як

Китми тор әле

Юмореска

Ишек бусагасын атлап кергән хатын ут яндырырга өлгермәде, аяк астын абайламыйча, нәрсәгәдер абынып барып төшә язды. Ныклабрак караса, бу әйбер иренең зур юл сумкасы булып чыкты. «Нәрсә эшли ул монда, нишләмәкче була, кая җыенган бу?» – башында килеп туган шундый сорауларга җавап таба алмаган хатын, озакка сузмыйча, «сотовый»дан кемгәдер шалтырата башлады:

– Нишләргә дә белмим, юк әле ачып карамадым, кая җыенганын кем белгән аның, әһә, монда төсе уңган өч футболка ята, иске ике күлмәк һәм алмашка кия торган чалбары бар. Туктале, тукта, әстәгъфирулла, хәтта кышкы бүрегенә тикле монда түгелме? Анлашылмый, җәй уртасында бүрек киеп кая бармакчы буладыр? Берәр элекке җанашына җыенган дисәң, тугызынчы сыйныфта үбешеп йөргән аларның берсе күптән кияүгә чыгып, аерылышырга да өлгерде шикелле. Хәзер аны
яңадан җыена дип сөйлиләр. Тагын берсе янына җилкәсе сүтелгән футболка киеп барып булмастыр шул. Соңгы вакытта ул хатын турында тәмам баеп беткән дигән сүзләр йөри. Хәзер аның янына кыйбатлы иномаркада килеп туктасаң да, минем мәхлукка борылып карамаячак. Башыма ябышты, нәрсә эшләргә җыенгандыр бухыялый?

И, и, дустым, элек аңа эш таба алмыйча интеккәнемне белсәң иде! Якын танышларым аша гына тимер-томыр складына көч-хәл белән урнаштыра алдым. Нишләп ул складка дисеңме? Беренчедән, анда хатын-кызның эзе дә юк, шуңа борчылырга кирәкми. Тагын шунысы да бар, ул складта урланасы күптән урланган, утыртырлар дип куркасы юк. Әллә мин әйтәм, шундый яхшы эшне ташлап, берәр кая китәргә йөриме бу сантый? Ышан аңа, кеше сүзен тыңлап ияреп китүе дә бар.

Минемчә, ул ирләргә беркайчан ышанырга ярамый, яныңда булган хәлдә дә аларга һәрвакыт күз-колак булып торырга кирәк. Ерак барасы юк, бер танышымның ире читкә акча эшләргә чыгып киткәч, шундагы бер хатын белән яши башлаган дигән хәбәрен китереп җиткергәннәр. Икенче танышымныкы киткән җирендә өйләнмәгән анысы, яшь хатынын үзе белән ияртеп кенә кайткан. Аны күрүгә мондагысы: «Нишлисең, оятсыз, мин бит синең законлы хатының», – дип кычкыргач: «Күңелемә ятышлысын шулай эзләп тапканым өчен гафу ит», – дип, авыз ерып тора ди. Инде нәрсә уйларга да белмим, дустым, әллә минеке дә кешедән күреп, кая да булса да китеп, машиналык акча эшләмәкче буламы? Миннән шулай җиңел генә котылмакчы була бугай, китәрмен мин аңа, әле белгән юк, кем җибәрергә җыенадыр аны.

Нәкъ шулчакны ишектән кулына бер пакет сосиски тоткан ире килеп керде:

– Карале, матурым, әйтергә онытканмын, безнең эштә берәү каядыр очып барып күп итеп акча эшләргә исәпләп тора. Минем дә яңа машинада йөрисем килә, шуңа аңа ияреп китәргә булдым. Бу сосисканы самолетта очканда тамак ялгарга кирәге чыгар дип уйлыйм. Бик озак очасы дип әйтәләр, йә, ничек? Акча эшләргә шунда китеп барсам, син ризамы?

Моны ишетүгә хатынының чырае аз гына да үзгәрмәде. Күрәсең, ул бу хәбәргә күптән әзер иде.

– Борчылма, оча калсаң, ач калмассың. Тик син каядыр китү турында хыялланма, нәрсә минем белән яшәү туйдырдымы? Тынычлан, балыкка йөрергә тотылган иномарканы үзем дә алып бирә алам мин аны. Уйлап кара әле, кемгә кирәгең бар синең анда? Анда берәр хәйләкәр хатын кулына эләгеп, бар эшләгәнең аның кесәсенә кереп барачагы турында да онытма. Күгәргән тимер-томыр складында акчаны күп тамызмасалар да, тамагың тук, өс-башың бөтен булды, яңадан-яңаны алып тордым, нәрсә җитми сиңа тагын?!

Шулчакны ирнең башын тирән уй басты. Аның нидер турында тырышып-тырышып уйлый башлавы йөзенә чыккан иде.

– Нәрсә, ялгыш ишетәмме, машинаны үзем дә алып бирәм дисеңме? Бераз тотылганын күптән күзаллап куйган идем. Болай булгач, белмим, синең яныңнан нәрсәгә каядыр очарга җыенамдыр. Акчага кызыгып күпләр китеп карады, аннан баеп кайткан бер танышымны да очратканым юк әле. Бер уйласаң, мондагы тормыш та начар түгел, эшләгән кешегә эш муеннан. Әнә авылга кайтып әниеңнең егерме биш сутый бәрәңге җирен утап чыгасы бар, малына печән чабып куйсаң да зыян итмәс, мунчага утын да әзерләп куясы булыр. Әбиемне яратам мин аны! Күпләр җәйге ялларын чит илдә уздырырга тырышалар, миңа монда да начар түгел. Син янымда булганда барысына да риза. Менә җүләр, бәхет аяк астында булганда, каядыр китәргә җыенган булам...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: