Туган як

Кипкән җимеш

Бибисара, авылдагы кодагыең ничегрәк яши, еш шалтыратамы, хәлеңне белешеп торамы? Белмим, инде ярты елдан артык хәбәр иткәне юк, дисеңме?

Ышанмыйм, алай озак шалтыратмый торган кодагый булмый. Нәрсә эшләп үпкәләттең аны, дөресен әйт, кызы турында ниләр әйтеп бетердең? Берни әйтмәдем, күчтәнәчкә өрек җимеше җибәрдем, шуннан юкка чыкты дисең алайса. Хәзер исемә төште,  кибеп,  шыгырдап каткан ул җи-мешне телеңне бераз тыймассыңмы дип, кайчандыр мин биргән идем, ә син аны әнә кемгә  шудыргансың. Гаҗәп түгел, ташка әйләнгән җимешне ашап кодагыең йә тешен сындыр-ган, йә ул аның тамагына утырган. 
Биби, киңәшеңне бир, миңа нишләргә, кодагый авылдан берәр күчтәнәч җибәргән саен бүлнис юлын таптый башлыйм. Бер ай чамасы элек ул каклаган каз җибәрде. Аның тәмлелеген сөйләп бетерге-сез, бер утыруда ярты казны ашаганымны сизми дә калганмын. Эчем яна башлагач, табибка барырга туры килде. Аңа нәрсә ашаганымны сөйләп бир-гәч: «Шултикле казны берьюлы мин дә ашый алмыйм, синең яшеңдә андый ризык бөтенләй ярамый», – дип, ул бот чабып көлде.
Чираттагы күчтәнәчкә кодагый яңа суйган тай ите җибәреп: «Рәхәтләнеп аша», – дип чылтыратты. Биби, шулпасы телеңне йотарлык, аның хуш исеннән башым әйләнеп, рәттән өч тәлинкә каплап куйганымны сизми дә кал-дым. Симез яшь тай ите авызда эри, аны ашап туя алмыйсың, белмим, ничә кисәк калҗа йот-канмындыр. Икенче көнне ашказаным борчый башлагач, кабат шул ук  табибны эзләп йөгердем. «Әби, синең яшеңдә симез тай ите ашамыйлар, сиңа хәзер куянныкы белән тавык ите генә ярый», – дип,  миңа атна буе эчәргә төймәле дару  язып чы-гарды. 
Бибисара, синең кодагыең күчтәнәчләр җибәреп, безнең яшьтә нинди ризык ашарга кирәк икәнен өйрәтә башлаган иде кебек. Юк шул, кайчагында үзең дә белмисең, әллә нәрсә ашыйсы килә бит! Соңгысында  авылдан  «Сиңа җибәрделәр», – дип,  өч литр сөт кертеп чыктылар. Авылныкы булганга, туя алмыйча ярты банка эчеп куйганмын. Ялгышканмын шул, баксаң ул яңа аерткан сөт өсте булып чыкты. Бу юлы табибка барып та тормадым. Биби, сер итеп кенә әйтәм, бәдрәфтән чыга алмагач, ничек итеп бүлнискә барырга кирәк!? Өч көннән соң бер уч төймәле дару эчертеп, ирем аннан көч-хәл белән куып чыгарды.
Кодагыйның шулай еш тәмле ризык җибәреп, мине онытмавы  шәп анысы. Биби, мин шәһәрдә каклаган каз, симез тай ите ашап үскән кешеме, карыныма килешмәгәч, нишләтәсең аны! Күчтәнәчен авыз иткән саен бүлнис юлын таптый башлыйм, монда бер хәл кылмыйча булмый. Тукта, искергән өрек җимеше дисеңме әле? Тик кайдан табарга диген, базарда хәзер андыйны сатмыйлар. Кибеттә берәр сатучыга акча төртеп сорасаң, 
бәлкем табып бирмәсме дим. Шулай итми булмас, югыйсә кодагыем миннән бөтенләй чирләшкә ясап бетерәчәк. Тә-ә-әк, Биби, шулай дисең алайса, кодагыем хакына берни дә кызганыч түгел! Бүген үк эзләргә чыгам, танышларым –муеннан, ныклап эзли торгач андый җимеш берәрсендә табылмый калмас әле.... 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: