Туган як

Киллер Гамбәл

Маҗара эзләп, ник кибет тирәсенә килеп чыкканмындыр инде, белмим, шәһәрдән ялга кайткан сыйныфташым Гамбәлне очраттым.

– О-о, Шәмыйк! Нинди кеше! Һәм янында тән сакчылары да юк! – дип,  мактау сүзләрен китте тезеп, китте, мин сиңайтим...  Телгә оста шул ул. Тиккә генә ‹‹Әртист›› кушаматы такмаганнар аңа. Аның миңа карата шундый ягымлы мөрәҗәгатеннән күңелем эреде дә китте. Эреми, эрер шул. Монда синең белән кем шулай сөйләшеп торсын, ди. Әнә, үз хатының булып, ул да:
– Тегесен ник эшләмәдең, монысын ник шулай иттең, – дияргә генә белә!
 Хайван, тагын дуңгыз булып кайткансың, әнә, кара кеше ирләрен, берәрсенең шулай кеше көлдереп йөргәне бармы, имеш. Каян белсен соң ул кеше ирләрен?! Әйтерсең лә, алар белән торып караган! Күрше тавыгы күркә булып күренә, дигәндәй...   
Аның шулай тупас сөйләшүеннән инде, чынлап та, дуңгызга әйләндем, ахры дип, кайчакларын көзгедә дә үз сурәтемә күз төшергәлим. Бөтен нәрсәм үз урынында. Һай, Аллам, колакларым очлана башлаган инде әллә?.. Әй, юк ла, тумыштан шундый алар, дуңгызныкына охшаган. 
Әртист Гамбәл кабарып торган кесәсенә төртеп күрсәтеп: 
– Әйдә, сабакташ, очрашуны билгеләп алыйк әле, – диде. 
Мин каршы килмәдем. Көн саен бушлай ‹‹сыйлап›› торучы юк бит әле монда!   
Балачакны, мәктәп елларын, яшьлекне искә төшергәләп бер шешәне бушаткач, Әртист Гамбәл кибеттән икенчесен алды. Аракыны шәп чөмерә бу, каһәр. Машинага бензин өстәп торган кебек кенә. Һич тә исерми, кыза гына бара. Монысының да төбенә төштек. Әртист Гамбәл өченчесен юлга дигән соңгы акчасына алып чыкты. Аракы бетте, эчү теләге генә бетмәде. Өйдә минем аракы бар инде ул барын, тик ул, ике кыш кышлаган үгезне суяр өчен, сугымчы Хәйбүшне көтә. Һай, оста да чала инде ул малны. Бисмилласын әйтеп, эшне җиренә җиткереп, тиз башкара. Чалынган малның ите дә тәмле була. 
И-их, телемне корт чаккыры!  Әйттем бит шул  ‹‹ярты›› турында. Авызымнан чыгып очканын сизми дә калдым. Моның нәрсә белән бетәсен белгән булсаммы!
– Һәй, юләр! Нигә аны шундук әйтмәдең? Хәзер суеп бирәм мин аны сиңа. Мин бит – киллер!
Әртистнең бу сүзен ишеткәч, утырган җиремнән егылып китә яздым. Телемне көчкә кымшатып: 
– К-к- киллер? Ч-чынмы? – дип кенә әйтә алдым.
– Әйе, киллер! – диде ул, гадәти нәрсә турында сөйләгәндәй. 
Мин чиркану катыш кызгану белән тагын бер сорау бирергә җөрьәт иттем: 
– Тәртипле генә егет идең, ничек шулай түбән тәгәрәдең соң әле син?
– Ник алай дисең? Эш авыр булса да, пычрак түгел. Сирәк кенә канга баткан вакытлар була, кәнишне...  Иттән өзелгән юк. Акчасын әйбәт түлиләр. Эшне үтә дә төгәл үтәгән вакытларда премиясен дә бирәләр. Тагын ни кирәк?
Мин бу башка сыймаслык сүзләрне ишеткәч, көч-хәл белән үземне кулга алып:  
– Күпме башны харап иттең инде син?
– Күпме дип, алай, башын санап торган юк. Акчасын тоннаждан бирәләр.
Аның шундый җирәнгеч эш турында йөзендәге бер генә мускулын да кымшатмыйча, бик тә тыныч сөйләвенә мин шаккатып, тынсыз калдым.
– Әйдә, тор! Нәрсә бүкән кебек утырасың? Киттек, – дигән сүзләреннән соң, бераз айнып киткән кебек булдым.  
Моңа каршы килеп маташсаң, үзеңнең дә шул ‹‹тоннаж›› исәбенә керүең бар бит әле! Ризасызлыгымны тышка чыгармаска тырышып, безнең йортка таба юнәлдек.
Хатын «ялкау» дисә дә, бер тотынсам, эшлим мин. Кузгатып кына җибәрергә кирәк. Әнә, быел гына төзеп бетергән мал утарының таш стеналары гына да ни тора. Биеклеге өч метр. Төлке дә, бүре дә сикереп керерлек түгел. Абзарның эче чистартылган, салам түшәлгән. Әртист Гамбәл «шушында гына эшкәртербез» диде. Миңа үгезне стенага кагылган боҗрага башыннан бау белән бәйләттерде, аннан кувалда алып килергә кушты. 
Авыр гына кувалданы аның кулына тоттыргач:
– Нишлисең соң син моның белән? – дип сорадым.
– Менә, карап тор. Шушы нәмәрсә белән маңгаена бәреп миңгерәтәм дә, егылгач, кых-х... – дип, пычак аркасы белән үз муенына сыдырып күрсәтте һәм, авыр кувалдасын өскә күтәреп,үгез башына кизәнде. 
Моңа кадәр хуҗасына карышмыйча, тыныч кына үзен бәйләткән үгез, үз башы өстендә ниндидер мәкерле уйның тормышка ашырыласын сизеп, кинәт кенә читкә тартылды. Маңгайга төбәлгән зур тимер чүкеч тиешле урынга тимичә, үгезнең авызына эләгеп, тешен сындырды. Теш, үз чиратында, авыз куышыннан очып чыгып, Әртистнең күзенә чәпәлде. Үгезне боҗрага бәйләгән бауның өзелгәнен күреп, без  читкә сикердек. Үгез безнең якка ыргылды. Кем артыннан кем чапканын белешле түгел, үгез безнең арттанмы, әллә без үгез артыннанмы? Абзар зур, киң һәм широкий дигәндәй, пыр тузып йөгерешәбез, малай! Куркудан күзләрем тонса да, өч-дүрт әйләнеш ясаганнан соң, Әртистнең юкка чыкканын абайладым. Шулвакыт монда ишекнең дә барлыгы искә төште. Җан-фәрманга йөгергән хутка ишеккә килеп бәрелдем. Ишек ачылмады. Ул вакытта Гамбәлнең үгез чыкмасын дип ишекне тышкы яктан бикләп куйганын кем белгән, ә Шәмыйк калса да ярый! Җитездән җитез – уй җитез, диләр бит, йөгерүемне дәвам итеп, уйлыйм: бу стеналарны шулай сикереп чыгалмаслык биек итеп, үз башыма төзегәнмендер инде. Хайван хайван булса да, үз хуҗасының сатлыкҗан икәнлеген аңлый бит. Ду китереп мине кууын белә. 
Хәлем бетә башлагач, язмыштан узмыш юк, ни булса да булыр дип, кинәт кенә артыма борылдым да, туктап калдым. Терәлер-терәлмәс, үгез дә минем каршымда шып итеп туктады. Аның мөгезләреннән эләктереп алуым булды, үгез кинәт кенә башын өскә чөереп тә җибәрде. Мин, мөгезләргә ияреп, һавага очтым да, үгезнең койрыгына – арт ягына карап, сыртына шапылдап килеп төштем. Мондый хәлне көтмәгән үгез куркуынан ишекне бәреп җимереп, тышка атылды. Әртист Гамбәл мин атланган үгезнең кызарган күзләрен акайтып, үз өстенә томырылып килгәнен күреп, кече капканы ачты да, урамга элдертте. Үгез аның артыннан. Мин капка өстендәге тимер торбага бәрелеп, җиргә мәтәлеп төштем. Әртист, аркасы белән үгезнең кайнар сулышын тойган хәлдә, бердәнбер котылу чарасын күреп, маймылларны да көнләштерерлек җитезлек белән электр баганасына үрмәләп менде. Үзен кимсеткән кешене ансат кына ычкындырасы килми үгезнең. Биш-алты адым артка чигенә дә, атылып килеп, маңгае белән бар көченә баганага бәрде. Ярым черек багана шартлап сынды. Гамбәл  багананың өске өлешендә, үгезнең буе җитәр-җитмәс биеклектә эленеп кала. Үгезнең ‹‹Әһ-һә, эләктердем мин моны!›› дип, аңа ыргылып бер адым атлавы була, өзелеп җиргә төшкән электр чыбыгына аягы белән китереп баса. Үгез гипнозланган кебек шып итеп туктап кала да, бераз калтыранып, сидеген агыза башлый. Баганага куллары белән асылынып калган Әртист менә-менә егылып төшәм дигәндә, мин килеп җиттем. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, тиз генә шунда бер читтәрәк яткан таякны алып, электр чыбыгын эләктердем дә, үгез тоягы астыннан тартып алдым. Үгез сидек агызуыннан туктап, кырт кына кире якка борылды да, койрыгын күтәреп, безнең йортка таба чапты. Хәлсезләнгән Әртист Гамбәл шапылдап җиргә егылып төште. Тотып калырга җитешә алмадым.
Соңыннан, барыбер үгезне, бар тәртибен китереп, сугымчы Хәйбүштән мөселманча чалдырдык. Хәрәм ризык ашарга без кяфер түгел бит!
Инде күпмедер вакыт үткәч, Әртист Гамбәлнең, чынлап та, ит комбинатында киллер булып эшләгәне ачыкланды. Анда мал суючыны шулай дип атыйлар икән.
Шушы вакыйгадан соң Әртист Гамбәл ‹‹Киллер››га әйләнде, ә миңа ‹‹Тореадор›› кушаматы тактылар. 
Инсаф КАШАПОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: