Туган як

Килешми

Кич җитүгә телевизор кар-шында утырган хатынның берьюлы башы, ашказаны һәм тагын кайсыдыр җире борчый башлады.

Андый вакытта нишләргә икәнен яхшы белгәнгә ул шкафтан тиз генә төрле дарулар белән тулы тартма тартып чыгарды. Бер-бер артлы өч төймәле дару йотып җибәрүгә аның
баш сызлавы басылды, ашказаны кисүе онытылды һәм тагын кайсыдыр җире авыртуы бөтенләй юкка чыкты.
– Менә күрдеңме, кич белән бүлнис ябык, «скурый» күпме чакырсаң да килми, йә әйт әле, янымда бу тартма булмаса нишләр идем? – дип, хатын иренә карап куйды.
Гомерендә чирләп караганы булмаганга тегесе ни дияргә дә белмәде. Тагын берничә көн узуга хатынының тамак төбе кытыклый башлады. Ире моны ишетүгә уктай дарулар тартмасын эзләргә атылды. Тик аның хәләл җефете: «Кирәкми, бу очрак өчен миндә үлән төнәтмәсе бар», – дип, каяндыр алган ярты стакан болганчык эчемлекне йотып җибәрде. Унбиш минуттан аның тамак авыртуы бетте.
Икенче юлы кибеттән ашамлыклар күтәреп кайтканда, хатынның көтмәгәндә биле кузгалды. Хәләл җефетенең сызлануын күреп торган ир шундук кирәкле дару эзләргә кереште. Хатыны: «Андый вакытта менә моны сөртәм», – дип, бик ерактан тәгәрмәч маена охшаган ниндидер сасы дару тартып чыгарды. Ярты сәгать узмады аның бил авыртуы басылды.
Бервакыт балыкка дип чыгып киткән ир ишектән борынын мышкылдатып кайтып керде. «Кайда йөрдең, нәрсә булды, нинди чир эләктердең?» – дип, аны сораштыра башлады. Ир: «Боз өстендә озак утырдым, анда миннән башка кеше юк иде, ул чир дигәнең балыклардан эләксә генә, анысын да тотып булмады», – дип зарлангач, хатыны: «Син әле ул зәхмәт вирусны белмисең, әнә температураң 37,1 гә менде, әйдә «скурый» чакыртабыз», – дип, телефон трубкасына үрелде. Ире: «Нинди «скурый», син нәрсә, әйтәм бит, балык эләкмәгәч боз өстендә озак утырдым, азрак җил бәргәндер», – дип, хатыныннан андый чакны эчә торган берәр төймәле дару сорады. Моны ишетүгә хәләле: «Минем дарулар сиңа килешми, алар үзем өчен генә», – дип, иренең үтене-чен ишетмәмешкә сабыш-ты. Хатыны дару бирмәүдән ире аптырап калмады, күр-шесеннән ике аспирин алып чыгып, шуларны бер стакан суга өч кашык бал тугылап эчеп җибәрде. Бераздан иренең шабыр тиргә батып утыруын күргән хәләл җефете гаҗәпләнүеннән өнсез калды. «Андый яхшы даруны каян таптың, ул-бу була калса, миңа да бирерсең әле», – дип, ул иренә ялагайлана башлады. Хәләле ни генә әйтсә дә, тегесе нык торды, серен чишмәде. «Миндә сиңа дигән дару юк, алар үземне генә терелтә, сиңа килешми», – дип, ир бәхәскә тизрәк нокта куярга ашыкты.
Иртән кичәге чирен оныткан ир, аннан-моннан кап-калап, эшенә чыгып йөгерде. Бу юлы үтереп теше сызлый башлаган аның хәләле кыстырып куярга дару запасыннан кирәкле төймә эзли башлады. Ни кызганыч, тартмада бу очрак өчен кирәк булган дару табылмады шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: