Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Килешербез

Безнең күршедәге эт хуҗасыннан яхшырак яши. Баш даруы сорап кергәч, моның шулай булуын үз күзләрем белән күреп чыктым. Аларның ишек тупсасын атлап керергә өлгермәдем, каршыма бозау хәтле эт килеп басты. Ул миңа йомылмый торган куркыныч бәбәкләрен терәгәч, куркуымнан йөрәгем лепелдәп тибә башлады. Каушавымнан көрмәкләнгән телемне көч-хәл белән әйләндереп, күршемә ни...

Безнең күршедәге эт хуҗасыннан яхшырак яши. Баш даруы сорап кергәч, моның шулай булуын үз күзләрем белән күреп чыктым. Аларның ишек тупсасын атлап керергә өлгермәдем, каршыма бозау хәтле эт килеп басты. Ул миңа йомылмый торган куркыныч бәбәкләрен терәгәч, куркуымнан йөрәгем лепелдәп тибә башлады. Каушавымнан көрмәкләнгән телемне көч-хәл белән әйләндереп, күршемә ни өчен кергәнемне аңлатып бирдем. Ул мине тыңлап та тормыйча: «Син нәрсә, нинди дару, этнекен бирә алмыйм, аның күпме торганын беләсеңме? - дип кычкырып җибәрде. - Бик беләсең килсә, без аны атна саен таксига утыртып, табибка алып барабыз». Анда беркөнне генә: «Этегезнең йөрәген май каплый башлаган», - дип куркытып, бер тартма дару тоттырып җибәрделәр. Хәзер ябыксын өчен аны көнаралаш махсус белгеч янына физкультура ясарга йөртәбез. Табиб кушуы буенча атнасына ике тапкыр бассейнга йөрү дә каралган. Боларның күпмегә төшкәнен белсәң, үзеңә табиб кирәк булачак.
Әле җитмәсә, аның ашау ягы да бар «Әгәр мин әйткән диетаны тотмасагыз, этегез белән хәзер үк хушлаша аласыз», - дип, табиб алдан ук кисәтеп куйды. Үземнең гомердә азапланып, диета тотканым булмады, ә этнекен тотарга тиеш булам. «Күрше, дөресен әйт, бүген иртән син нәрсә ашадың?». «Колбаса туралган йомырка тәбәсе», - дип, дерелдәгән тавыш белән җавап бирдем. «Җүләр, ничек тамагыңнан уза, эт өчен иң зыянлы ризык бит бу, - дип төкереген чәчте аның хуҗасы. - Этебезгә теләсә нәрсә ярамый, бүген иртән аңа махсус сыек даруда тоткан, майсыз тана ите ашаттым.Төшке ашка мәрсин балыгы шулпасы, кичкә ябык чеби ите каралган. Йә, алдашмыйча әйт, синең мондый ризыкны кайчан да булса ашаганың булдымы?». «Белмим шул», -дидем һаман һушыма килә алмыйча.
Ишектән килеп кергәч үк, башымда ирексездән бер сорау килеп туган иде. Бар кыюлыгымны җыеп: «Һич кенә аңламыйм, шундый зур расхудлар түгеп, ник кадерлисең бу этеңне?» - дип сорарга батырчылык иттем. Моңа күршем керфеген дә селкетмәде, бары тешләрен ыржайтып көлде генә. «Урамда синең кебек ачык авызлар хатыныма карап күзләрен уйнатмас өчен тотам бу хайванны. Хәләл җефетем миннән күпкә яшьрәк, өстәвенә артык чибәр, шуңа янында бу эт булганда аның өчен күңелем тыныч. Тагын бер уңай ягы бар, хәләл җефетем Эт елында туган, шуңа алар ничек тә уртак тел табарлар дип уйлыйм».
Кичен сөеклем алдыма ботка белән сосиска китереп куйды. Шулчакны күршемнең: «Сосиска ашатып, этемә язва ясатырга мин җүләр түгел», - дип әйткәне исемә төште. Кәефен бозмас өчен хәләл җефетемә бу турыда әйтеп тормадым.
Бу хәлдән соң бер ай чамасы вакыт узгач, күршемне урамда очратып: «Этегез кая?» - дип сорарга да өлгермәдем, башыннан кичкән хәлләрен ул үзе сөйләп бирде. «Яшь, чибәр хатын-кыз китәргә уйласа, аны бернинди эт белән дә тотып булмый икән. Хәзер ялгыз яшим, вак-төяккә баш ватасы юк. Этең дә, хатының да булмагач, җайлырак та әле».
Кичен көзге алдында бөтерелгән кәләшемнең буйсынга, төс-биткә килешле булуын диванда күзәтеп яттым. Шулчакны: «Моны саклау өчен эт асрарга күпме эшләсәм дә, акчам җитмәячәк», - дип уйлап куйдым. Тукта, үзем дә Эт елында тудым, димәк, бердәнберемне ничек тә саклый алырмын кебек. Йөрәгемне күптән бер сорау борчыды, башка түзәр әмәлем калмыйча: «Кадерлем, син кайсы елны тудың әле?» - дип сорап куйдым. Бәгырькәем: «И-и, шуны да белмәскә, Елан елында», - дип, үпкәләп, иреннәрен турсайтты. Моны ишетүгә йөрәгемә җылы йөгерде. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә, моңарчы сөеклемнең кайсы елда туганын белми йөргәнмен. Елан эт түгел, аның белән ничек тә килешергә була. Киләсе елда тагын да бәхетлерәк, рәхәтрәк яшәү өмете белән хәләл җефетемә бәйрәм кичендә барыбер эт бүләк иттем. Күршемнеке кебек зурысын түгел, аның мәшәкате күп, әлегә бәләкәй, йөнтәс, йомшак уенчык эт кенә...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев