Туган як

Килер ул көн

шигырь

Кайгы килсә, шатлык китә,

Күңелне сагыш күмә.

Кайгыларны сабыр җиңик,

Сезнең белән бергә-бергә.

Моң-зар китсен күңелемнән,

Газап бетсен йөрәгемдә,

Шушы газиз башларымны

Нигә инде йөдәтергә?

Кайгы узар вакыт белән,

Чигенер караңгы төн.

Күңелемә якты нурын

Иңдерер туасы көн.

Васил Камалов

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: