Туган як

Киләчәк буын турында уйланулар

«Сталин заманы яхшы булган икән, хәзер генә начар яшибез!» Менә шундый сүзләрне танышымның 15 яшьлек улыннан ишетү минем өчен гаҗәп тоелды.

«Моны каян беләсең?» – дип сорагач:
– Интернетта шулай язалар, – дип җавап кайтарды ул.
Әйе, интернеттагысын кабатлау бер дә авыр түгел. Ләкин Сталин заманы «рәхәтлеге» турында шул чорда яшәгән кешеләрдән сораргадыр? Минем әбием гомеренең соңгы елларында:
– Җәннәттә яшәгән кебек яшим. Киемемнең ниндие генә юк, кибетләрдә нинди генә ризык юк, – дип кабатларга ярата иде. Сугыш башланганда ул – 13 яшьлек үсмер олылар белән беррәттән эшләгән. Ачлыктан үлән ашаган.
– Әби, яшелчә салаты файдалы, күбрәк яшелчә, үлән ашарга кирәк, – дисәң, эндәшми, рәнҗүле караш кына ташлый иде. Холестерин, дип курыкмады, ит, май, майлы шулпа ашарга ярата иде. 92 яшендә бакыйлыкка күчте.
Хакимиятне, заманны сүгәр өчен, башка чорда яшәп карарга кирәктер. Бу 15 яшьлек бала ничек чагыштыра алсын? Әби-бабам, әти-әнием төрле заманны хәтерли. Хәтта мин дә 90 нчы елларда талонга азык-төлекне алганны, хезмәт хакын онлата, шикәр комы белән биргәннәрен һәм бик күп нәрсәне яхшы хәтерлим. Шуңа чагыштыра алам, дип әйтергә хокукым бар. Һәм беләсезме? Мин ул заманга әйләнеп кайтмас идем. Хәзер кибеткә керсәң, киштәләр тулы ризык, кием, һәр гаиләдә диярлек – машина. Яшелчә, җиләк-җимеш өстәлдән өзелми.
Ә 23 гыйнварда ил буенча митинглар оештырылды. Анда кемнәр катнашты? Менә шул башка чорны белмәгән, михнәт күрмәгән, салкын акыл белән түгел, ә хис-тойгылар нигезендә эш иткән үсмерләр. Оештыручылары качты, аларга берни булмас. Ә менә бу балалар исәпкә куелып, ни юньле эш таба алмас, ни юньле югары уку йортына керә алмас.
«Дәүләт бирми» дияргә яратабыз. «Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс», ди халык макәле. Гаиләсен тәэмин итәргә теләгән кешегә эш һәрчак табыла. Ул дәүләтне көтеп ятмый. Шул ук Оркыя әбием май да язды, сөтен дә сатты, суганын да үстереп тапшырды. Салих бабам чана ясый иде. Акча гаиләдә һәрчак булды.Декрет ялында утырган әниләргә генә карагыз: торт пешерсеннәрме, конфетлардан бәйләм ясасыннармы, челтәрле эшмәкәрлеккә тартылсыннармы... Ләкин шул ук вакытта булдыксыз, ялкау буын үсеп килә.
Күптән түгел бер хәл турында ишеттем. Бер ана балалар бакчасында тәрбиячесен:
– Нишләп кызым көндезге йокыдан торгач, үз урынын җыярга тиеш әле? Ник мәҗбүр итәсез? Ул бит теләми, – дип сүккән икән.
Оныгын бер малай төртеп еккач, әбисенең:
– Син ник тиясең? Ә мин сине хәзер шулай ук төртсәм? – дип кычкыруы әле дә күз алдымда.
Әйе, хәзер мәктәпләрдә балалар идәнне дә юмый: ата-аналар акча җыеша. Агачларны да күбрәк ветераннар, өлкән буын утырта. Хезмәт дәресләренә малайларга такта алып килергә кушсалар, бигрәк тә әниләр:
– Дәрестә кулын җәрәхәтләр бит бала. Нәрсә юк-бар эшләтәләр, – дип борчыла.
Бу балалар – булачак ир һәм хатын, әти һәм әни. Малайларын җилпенеп-җилпенеп яклаган аналар алардан гаилә башлыгы үсмәячәген аңлыйлармы? Үсмерләр югары уку йортына керергә, туган илләренә файда китерергә теләми. Сөйләшеп караганым бар: күбесе хезмәт куймыйча гына акчаның гел «агып» торуы турында хыяллана. «Блогер булам» диючеләр элек күбрәк иде, хәзер аның кадәр шапырынучылар юк, чөнки аның өчен дә күпме эшләргә кирәк: кешене җәлеп итү, кызыктыру, шаккатыру өчен тырышырга кирәк. Шуны видеога яздырасы, эшкәртәсе бар.
Мин ышанам, килер бер көн – слесарь, электрчы, эретеп ябыштыручылар инженерлар белән бер тирә хезмәт хакы алыр. Чөнки гади хезмәт һөнәр ияләре көннән-көн азая бара. Күп очракта уңышка да авыл балалары ирешә. «Тырышкан табар...» мәкаләнең асылын алар кечкенәдән аңлый, җаваплылыкны тоеп үсә. Шәһәргә укырга килгәч тә, төшеп калмас өчен, никадәр көч куя.
Еллар уза барган саен, күбрәк күзәтелә, уйланыла, нәтиҗәләр ясала. Киләчәк буынга якты өмет янмый шул миндә...

Лилия Заһретдинова

Фото: yandex .ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: