Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хуш, Назлыбикә!

ЮМОРЕСКА

Подъезд каршындагы эскәмиядә ике песи сөйләшеп утыра.
– Белмиләр дип уйлама, кайсы фатирдан булуың да, исемең дә күптән билгеле. Соңгы вакытта нишләптер урамда еш күренә башладың. Сәбәбе нәрсәдә, кулга алып сыйпаучы юкмы, хуҗаларың яратмый башладымы? Ни булды, дөресен сөйлә!
– Хәзер миндә эшләре юк, хуҗам яшь бичәгә өйләнде, яңа зур фатирга күчәргә җыенып йөриләр.
– Анысы гаҗәп түгел, баштан кичкән нәрсә. Кабат өйләнгәч, безнеке иң әүвәле фатирын алыштырды, песи баласын «татарчага өйрәнсәң», дигән шарт белән малаена алганнар иде.
– Нәрсә өйрәнә алдымы соң?
– Урыс мәктәбендә укып, татарчаны каян өйрәнсен ди!? Вәт китте замана диген, болай булгач барып җиттек, балаларны туган телебезгә песи бүләк итеп өйрәтә башладылар.
– Үземдә дә нәкъ шундый ук хәл. Хуҗамның бәләкәй кызы: «Әгәр нәселле эт алсагыз гына, инглизчәгә өйрәнәм», – дип киреләнде.
– Димәк сине нәселле көчеккә алыштырырга җыеналар, шулаймы?
– Нәкъ шулай, кызлары бик үҗәт, инглиз теле җиңәр шикелле. Болай булгач миңа анда көн бетәчәк.
– Син, Назлыбикә, ашыкма әле, яңа фатирда бәлкем сиңа да урын табылыр.
– Юк, бармыйм, бер фатир эчендә эт белән мәче ничек сыеша алсын ди?
– Аңлашылды. Хәлең бик җиңелдән түгел икән. Хәтерлисеңме, элегрәк сиңа кибеттән алган махсус ризык кына ашаттылар. Баштарак бик көнләштем. Кулдан-кулга күчереп, кыйбатлы машиналарда гына йөрттеләр. Искитмәле матур исем куштылар үзеңә. Тормышың җитеш иде кебек.
– Тыштан гына шулай күренде ул. Исемгә килгәндә, әбиләре уйлап тапты аны. Шәһәрдә ике айдан артыкка чыдый алмады карчык. «Авылдагы йортымны сагынам», – дип, кире кайтып китте.
– Их, ник шуңа иярмәдең? Чакырмадымы?
– Чакырмаган кая! Шәһәр тормышыннан соң авылга кайтып яшәргә үзем риза булмадым.
– Башсыз, шәһәргә кызыгып күп мәчеләр минем кебек подвалда калды хәзер.
– Җүләрнең җүләре диген! Әби бик яратты мине, «Назлыбикәм» дип, башымнан гына сыйпап торды. Авылга күчкән булсам, яңа савылган сөттән, каймактан аермаган булыр иде. Элек хуҗамның кызы мине нәни, йомшак песи баласын кулыннан төшермәде, хәзер борылып та карамый. Әбисе авылына кайтып китүгә, нинди килеш исемемне ямьсез инглиз кушаматы белән алыштырып куйды. Иртәгә нинди хәлдә калырмын, үзем дә белмим.
– Ни буласы билгеле, хуҗаларың күчеп китүгә, подвал көтә сине.
– Әйе, кирәгем шул кадәр генә, кызларының көннәр буе кулындагы смартфонына текәлеп, диванда утырудан башка эше юк. Өстәвенә, әтисе чит илдән шәрә тәнле мәче баласы алып кайткач, «болар мине үзләре белән алмаслар кебек», – дип, шикләнеп куйган идем аны. Халык хәзер чит илнекенә кызыга бит, бөтен дөньяны шундыйлар басты. Бер уйласаң, алар да шул ук мәчеләр инде, бездән бер җирләре дә артык түгел, йоннары гына юк.
– Үзем дә аптырыйм, белмим ул йонсызларга ник кызыгалар, кайсы төшләреннән сыйпарга да белмәссең аларның!?
– Нәрсә, болай булгач, мин дә шул подвал тормышына калам булып чыгамы?
– Син, Назлыбикә, алай борчылма әле! Подвал мәчеләренең язмышлары барысыныкы да бертөсле аларның. Бәләкәй матур чакта алалар да, күчеп киткәндә ташлап калдыралар.
– Подвалдагы песи тормышын бик җиңел димәс идем.
– Юк, алай дип әйтмә, беренчедән анда җылы, аннан безне ашатып торучы ялгыз карчыклар, кайда да җитәрлек. Икенче подъезда яшәүче малай, өеннән колбаса, сосиска ташып ашата. Шунысы бар, алардан аз гына да ит исе килми. Бер уйласаң, үзләре ашамаган ризыкны кая куйсыннар инде. Бер балыкчы балык белән сыйлый, хатынының ире кармак белән тоткан балыкка аллергия, шуңа чәнти бармаклы шыртлакадан аерылганыбыз юк. Ни бит, Назлыбикә, безнең дә кешедән ким яшисе килми. Син подвал дигәч тә, аны-моны уйлый күрмә, мәчеләр арасында авторитетым зур, мине анда олылап, Сабит дип йөртәләр, янымда булганда сине кыерсытучы булмас дип уйлыйм! Берәрсе күченеп киткән саен подвалдагы саныбыз ишәя бара, син килүдән генә әллә ни үзгәрмәстер.
– Болай булгач, иртәгә үк сезнең янга күчәм.
– Күчми хәлең юк, тагын кая барасың ди. Ярар, төкле тәпиең белән! Рәхим ит, подвалга, хуш киләсең, Назлыбикә!

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев