Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хәтта "сдача" бирделәр

Яшьрәк чакта эш буенча Казанга машина белән еш барырга туры килә иде. Ә юлда йөргәндә кызык хәлләр гел очрап тора. Алай ук башсыз “летчик” булмасам да, ашыкканда трассада тизлек арттырып барган чаклар да булгалаштырды...

Казанны чыгып, аэропорт борылмасын үтеп киткәч булды бу  хәл. Ул тирәдә “машина узу тыелган” юл билгеләре дә бик еш куелган. Алай бик үк тизлекне дә арттырмадым, алда әкрен барган “КамАЗ”ны гына узып киттем. Һәм алда... ДПС машинасын һәм буйлы таягын күтәргән автоинспекторны  күреп алдым.  Ул вакытта тоташ сызыклы юл тамгасын кисеп  чыккан өчен зур штраф чәпиләр яки өч айга “права”ны алып калалар иде.  ДПС машинасы эчендә утырган лейтенант янына килгәч, ул берекетмә кәгазьләрен кыштырдата башлады, ә үзе миңа сынап-текәлеп карый... Ә бит шофер таныклыгын берничек тә калдырасы килми. Кесәмдә получкага кадәр атна-ун көнгә сузарга исәпләгән акчам бар иде – тик бер меңлек купюра белән. Шуны инспекторга суздым. Ә ул таягын машинаның идәндәге резин ковригына таба төртеп күрсәтте. Аның бер читен күтәреп, акчамны шунда куйдым. Ә анда – дистәләгән “йөзлекләр”, “бишйөзлекләр”.

– Түбән Камага кайтып җитәсе бар, бензинга да акча калмый инде, – дип сөйләнгән булдым.

Яшь лейтенант көлемсерәп:

– Ярый, яртысын кире ал, – дип әйткәч, читтәрәк яткан “бишйөзлек”не үрелеп алдым һәм бәхет кошчыгы тоткандай шатланып, машина йөртү таныклыгын учыма кысып, үз автомобилем янына йөгердем.

Әлбәттә, мин ул көнне өйгә, беренче тапкыр руль артына утыргандагы сыман, юл йөртү кагыйдәләрен “соңгы өтеренә”  хәтле үтәп кайттым...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев