Туган як

Хәтер җую бәласы

Пенсиягә чыгуга, Сәбүханның хәтере начарая башлады. Ул еш кына автобус, трамвай маршрутларын бутады.

Беркөнне хәтта кибет кассасында шактый гына акчасын онытып чыгып китте. Иренең холкында кискен үзгәреш булуын сизеп өлгергән хәләл җефете: «Ни булды, нәрсә, балтаң суга төшкән кешедәй башыңны аска иеп йөрисең?» – дип сораштыра башлады. Ире: «Үзем дә белмим, соңгы вакытта башым әллә нишләде, хезмәт хакымны кая куйганымны хәтерләмим», – дип әйтүгә, хуҗабикә: «Ничек хәтерләмисең, алган акчаңны һәрчак миңа биреп бардың», – дип, күзеннән бер көлтә очкын чәчеп атты. Сәбүхан: «Әйе, биреп бардым, тик бу соңгы хезмәт хакымны кая куйганмындыр, үтер, хәтерләмим», – диюдән башка җавап тапмады. Икенче көнне үк: «Хәтерен югалткан кеше белән башка яши алмыйм, тора-бара исемемне дә онытуың бар», – дип, хатыны Сәбүханны бөтенләй ташлап чыгып китте. 
Хәтерен җуюдан алҗыган ир, үзе белән ни булуын аңларга теләп, таныш табибына кереп карарга булды. Каршында кем торганын аңлаган табиб: «Монда берни эшләп булмый, бу яшьтә була торган хәл, тикмәгә пенсиягә озатмыйлар, газета-журнал укы, шахмат уйна, күбрәк җиләк-җимеш, әстерхан чикләвеге аша», – дип, авыруны тизрәк озатып җибәрү ягын карады.
Подъездына килеп керүгә, Сәбүхан: «Хәтерем югалды, хатыным ташлап китте», – дип, күршесе Габделбарыйга кереп зарланып алырга булды. «Үземнең дә нәкъ шундый ук хәл, кемнән акча алып торганымны бөтенләй хәтерләмим», – диде бу хәлгә аз гына да исе китмәгән Габделбарый. «Ничек хәтерләмисең, машинаңа тәгәрмәч алганда миннән биш мең сорап тордың», – диебрәк, Сәбүхан күршесен иманга китереп азапланды. «Тәгәрмәч алуым истә, тик синнән биш мең соравымны хәтерләмим», – дип, Габделбарый, эшне озакка сузмыйча, күршесе алдында ишеген шартлатып ябып та куйды. 
Шунысы кызык: Сәбүхан хәтерсез калдым дип, ялгызы озак яшәмәде, фатирына элеккесеннән дә яшьрәк, күркәмрәк бер чибәркәй алып кайтып утыртты. Шул ук көнне: «Күрше, барысын да шаккаттырдың, хәтерем юк дип тормадың, яшь хатынга өйләнеп куйдың», – дип, авызын ерган Габделбарый килеп керде. «Монда бернинди бәйләнеш юк, хәтер югалту белән өйләнү – икесе ике нәрсә, – дип,  Сәбүхан яшь бичәсенә сырпалана башлады. – Безнең әти гомере буе бәдрәфтә ут сүндерергә онытты, шуңа да карамастан, өч тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлегә бәдрәф утын сүндерәм, ник өйләнмәскә ди, миңа әлегә нибары алтмыш кына», – дип сөйләнгәләп, ул Габделбарыйны ипләп кенә ишектән чыгарып җибәрде.
Шул ук кичне, чүп чиләге чыгарганда, Сәбүханны лифт янында  Габделбарый көтеп тора иде. «Менә, онытканчы бирим әле, исемә төште, тәгәрмәчкә алып торган идем», – дип, учындагы биш меңлекне күршесенә сузды. «Җитешер идең әле, борчылма, кабат өйләнгәч, хәтерем тагы да яхшырып китте», – дип авызын ерды яшәреп киткән Сәбүхан. Бу минутта Габделбарый сүз таба алмыйча өнсез калды, күзләреннән күренгәнчә, Габделбарыйның күңелендә күршесенә карата чиксез зур ихтирам уянган иде. 
Кире кергәндә, Сәбүхан лифт алдында чүп чиләген калдырды, бәдрәфтән чыккач, утын да сүндермәде. Кичен ятар алдыннан, йокы даруын эчәргә онытканга, ул озак кына йокыга китә алмыйча, янында яткан яңа хәләл җефетенең исемен хәтеренә төшерә алмыйча азапланып ятты. Шулай ята торгач, татлы төш күргәндәй, елмаеп йокыга талды. Елмаймыйча мөмкин дә түгел, иртән аны яшь бичәсе, һичшиксез: «Матурым, тор, даруыңны эчәргә онытма», – дип, яңагыннан үбеп уятачак иде.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: